Хәмзә Закиров
Туган 1925(1925)
Керкәле, Шөгер вулысы, Бөгелмә кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Үлгән 2005(2005)
Керкәле, Лениногорск районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре балта остасы
Җефет Әкълимә
Балалар Рафаил, Рифкат, Хәмит, Рушания, Ринат, Рашат, Алсу


Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Лениногорск районы Керкәле авылында гомер итүче Хәмзә абый һәм Әкълимә апа Закировлар алда очраган авырлыкларны җиңеп, киртәләрне әйләнеп узып, бер-берсенә терәк булып 70 ел бергә матур тормыш сукмагыннан узалар. 70 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!

Хәмзә абый 1925 елда бары тик ир-балалы гаиләдә төпчек дуртенчесе булып дөньяга килә. Өч абыйсы да Бөек Ватан сугышында катнашканнар: Насыйх белән Салих яу кырында ятып калган, өлкәне Малих дәһшәтле сугыштан сау- сәламәт кайтып, 80 яшенә кадәр матур гомер кичергән. 1926 елгы Әкълимә апа да күп балалы гаиләдә туа. Алар әти-әниләренә җидәү булалар. Хәмзә абый яшь вакытында аеруча тәвәккәл була. Керкәле авылына кунакка килгән Тимәш кызын ул бер күрүдә ошата һәм озак уйлап тормыйча, 1947 елның 24 мартында тунга төреп, ат чанасына утыртып, үзенә кәләшкә аны алып та кайта. Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Закировлар гаиләсендә беренче бала көттереп кенә дөньяга аваз сала. Аңа Рафаил, дип исем кушалар. Гаиләне тулыландырып бер- бер артлы Рифкат, Хәмит, Рушания, Ринат, Рашат, Алсу дөньяга килә. Балалары аларга 14 онык бүләк итә. Инде 5 оныкчыклары да бар. Хәмзә абый ярты гасыр такта эше белән шөгелләнә. “50 ел кулымнан балта төшмәде минем”,- дип горурланып сөйли ул. Моңа дәлил булып уенчыктай матур йорты балкып тора шул! Бизәкле койма, капкасы, тәрәзә йөзлекләре дә гаҗәеп милли төсмер белән җанга җылы бирә. Бөтен җирдә тулы тәртип, чисталык, пөхтәлек. Һәр тәрзә саен шау чәчәккә күмелгән песи гөлләре йортка аерым бер ямь бирә .

Гомере буе бал кортларыннан аерылганы булмады булдыклы гаиләнең. Бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белмәсәләр, зур игътибар, сабырлык белән аларны карамасалар, әллә умарта башы егерме бишкә җитәр идеме?! Алардан юл аркылы гына матурлыгы белән тирә-юньгә нур чәчеп, изгелек үрнәге булып чишмә ага. Бу чишмә урамында минем дә балачагым, яшьлегем үтте.Көянтәмә чиләкләремне асып суга, кер чайкарга килә идем. Еш кына иңне иңгә куеп утырган ак күлмәкле Әкълимә апа белән авылыбыз остасын, гаять зәвыклы Хәмзә абыйга гел игътибар итә идем. Алар икәүләп көтудән кайтучы күп санлы сарык, сыерларын каршыларлар иде. Менә бу юлы да зур юбилейлары белән котларга килүемдә , алар шулай ук иңне -иңгә куеп , бер-беренең җан җылысын тоеп диванда утыра иделәр. Ихтирамга лаек бу өлкән авылдашларымның яхшы хәтерләренә, бай сөйләм телләренә гаҗәпләнеп сокланып утырдым. Алар миңа берсеннән- берсе кызыклы булган авылдашлар язмышы хакында, мәктәптә укыган еллары турында , кояш нурында илебезгә иминлек теләп аккан Хәмзә чишмәсе тарихын сөйләделәр. Беренче тапкыр бу чишмәнең суы җир –анабыз куеныннан 1959 елда агып чыккан. Шундук Хәмзә абый күршесе Гыймәтдинов Җәудәт белән чишмә башына каптаж ясап, Суркинодан егерме дүрт труба алып кайтып, керосин белән труба эчендәге дегетне чистартып ,улак куеп, чишмә ясаганнар.Бу изге гамәлне алар колхоз эшеннән соң ай ярым дәвамында башкарганнар. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Мин дә аның янына гел киләм. Шул чишмә янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. Бүген юлаучылар арган җаннарына чишмә суыннан көч алып ял итеп китәләр.Хәмзә абыйның, кое белән чишмәне караучыга Ходай сәвабын да күп итеп бирермен,-дигән мәгнәле сүзләре исемдә калды. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә чишмәгез өчен , Хәмзә абый! Тормыш иптәшегезне нәрсә өчен яраттыгыз?-дигән сорауга “Тормышчан, яхшы хуҗабикә булганга яраттым ”,-дип җавап бирде Хәмзә абый. “Сүзгә килмәдек, бер-беребезне хөрмәтләп яшәдек. Ачуланышырга, үпкәләшергә вакытыбыз да булмады: Хәмзә үзенең остаханәсендә капкаларга бизәкләр, тәрәзә йөзлекләре ясап ,беренче әтәчләр кычкыра башлагач кына кереп ята иде. Аллага шөкер, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек.”,- дип өстәде тормыш иптәше. Әйе,бу яшьтә үстергән балаларың белән горурлана алсаң, иң зур бәхеттер ул. Элеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып картлык кичереп яшиләр. Мин килгәндә дә яннарында уллары Хәмит, кызлары Рушания һәм киленнәре Оркыя иде. Беренче уллары Рафаил гына 57 яшендә гүр иясе булган , ата белән ананың аны уйламаган минутлары юк.

70 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була. Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый.

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Закировлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп гомер кичерүләрен теләп калам. Ә балаларына әти-әниләренең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булсын.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нәдершина Суфия Шамил кызы, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Чыганаклар үзгәртү