Сафин Хәлил Мәсгүт улы (1 июль 1963 ел) — галим-инженер‑гидротехник, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2016), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2003), профессор (2006).

Хәлил Сафин
Туган 1 июль 1963(1963-07-01) (60 яшь)
Колгына (Бөрҗән районы), Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор университета[d]

Биографиясе үзгәртү

Хәлил Мәсгуть улы Сафин 1963 елның 1 июлендә Башкорт АССР ы Әбҗәлил районының (хәзер Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы) Колгына авылында туган.

1980 елда Амангилде урта мәктәбен тәмамлый. 1980—1985 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый.

Эш урыннары: 1985 елдан — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында ассистент; 1986—1988 елларда — ВЛКСМ-ның Әбҗәлил район комитетының 2-нче секретаре; 1988—1989 елларда — КПСС-ның Әбҗәлил район комитеты инструкторы; 1989—1992 елларда — Әбҗәлил районы «Урал» совхозының партком секретаре; 1992—1993 елларда — Әбҗәлил районы Әлмөхәмәт авыл Советы башкарма комитеты рәисе; 1993—1995 елларда — Әбҗәлил районы «Кызылъяр» крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең директоры; 1995—1997 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының «Әбҗәлил» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры; 1997—1999 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре; 1999—2000 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының лаборатория мөдире; 2000—2008 елларда — Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән һәм тышкы бәйләнешләр бүлеге начальнигы.

Хәлил Сафинның гыйльми эшчәнлек өлкәләре: үсемлекчелек, азык җитештерү, җирләрне сугару һәм киптерү; җир эшкәртү системалары; туфракның уңдырышлылыгы.

Хезмәтләре үзгәртү

Сафин Х. М. «Оптимизация технологии возделывания кормовых культур на орошаемый землях Южного Урала» диссертация доктора сельскохозяйственные наук : 06.01.09.- Уфа, 2003.- 439 с.: ил. РГБ ОД .

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Башҡорт энциклопедияһы. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 5. П-С. 2009. −576 с. ISBN 978-5-88185-072-2.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
  • Кто есть кто в Республике Башкортостан. Уфа: Башкортостан, 1995

Сылтамалар үзгәртү