Хәй Мушинский[1] (сәхнә псевдонимы, чын исеме Габделхәй Мөхәммәтшин, Габделхәй Хафиз улы Мөхәммәтшин (1908 елның 27 июне, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арыслан1994 елның 15 декабре, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (1936―1946), 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркемендә эшләгән. Татар эстрадасына беренче булып фокусчы һөнәрен кертүче.

Хәй Мушинский
Туган телдә исем Габделәй Хафиз улы Мөхәммәтшин
Туган 27 июнь 1908(1908-06-27)
Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тәтер-Арыслан авылы
Үлгән 15 декабрь 1994(1994-12-15) (86 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актер, фокусчы
Җефет I Суфия Ягушева (?-1942),
II Рәбига Исхакова, җырчы
Балалар уллары Фуат (1941), Әхәт (1951), кызы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әхәт Мушинский. «Әтинең портреты»

1908 елның 27 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Стәрлебаш районы) Тәтер-Арыслан авылында туган. 1920 елда авылда чыккан янгында өйләре яна. Әтисе, туганнары үлә. Әнисе белән урманда, землянкада яшәргә мәҗбүр булалар.

  Балачакны алма белән чагыштырсаң, минем алма кызыл түгел иде, яшел иде, ачы иде
Хәй Мушинский
 

Авыл мәктәбен бетергәч, Ырынбур педагогия институтының физика факультетына укырга керә.

Ырынбур татар театрына йөри, студент спектакльләрендә катнаша. Театрга булган мәхәббәт Казанга алып килә, Татар театр техникумын тәмамлый (1936).

Хезмәт юлы үзгәртү

Уйнаган спектакльләре үзгәртү

Г. Камал театрында үзгәртү

Х. Мушинский классикада һәм милли драматургия әсәрләрендә зур булмаган рольләр башкара.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият үзгәртү

  1. Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Фәһимә Кавиева. Тылсымчы һәм күгәрченнәр. «Татар дөньясы», 2008 ел. № 10.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Псевдонимын исем-фамилиясеннән ясаган: ГабдулХАЙ МУхаметШИН (СКИЙ)