Хәйрулла Усманов

Усманов Хәйрулла Абдрахман улы (16 декабрь 1866 ел, Ырынбур губернасы14 июнь 1915 ел, Ырынбур) — мулла, Ырынбур губернасына Россия империясының 2-нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы (1907).

Хәйрулла Усманов
Туган 16 декабрь 1866(1866-12-16)
Ырынбур өязе[d], Ырынбур губернасы, Ырынбур янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 14 июнь 1915(1915-06-14) (48 яшь)
Ырынбур, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин һәм Конституцион-демократик фирка[d]

 Хәйрулла Усманов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Хәйрулла Абдрахман улы Усманов 1866 елның 16 декабрендә Татар Каргалысы сәүдәгәрләре гаиләсендә туа[1]. Хәйрулла Казан губернасы Малмыж өязе мәдрәсәсендә классик мөселман белемен ала (түбән дини белем[2]), аны тәмамлагач, берничә ел шул ук мәдрәсәдә хәлфә була (мөдәрриснең ярдәмчесе)[3]. 1893 елның 10 октябрендә Усманов Сәет авылының (Татар Каргалысының) 1-се мәркәз мәчетенә икенче мулла вазифасына сайлана, ары Ырынбур губерна идаралыгының 13 ноябрендәге указы белән имам-хатиб һәм мөдәррис вазифаларын раслана[1] (указлы мулла[3]).

XIX һәм XX гасырлар чикләрендә Каргалыда Усманов җитәкләгән мәдрәсә яхшы белем тапшыручы уку йортларының берсе була[1] (җәдитчелек кулланыла): «Каргалы мәдрәсәсен Россиядә татарча гыйлемлелекне үстерүче төп уку йортларының берсе» дип раслый 1904 елда яшерен киңәшче А. С. Будилович[4].

1895 елның 26 августында Х. Усманов әгъза булып торган Хәйрия фонды Сеет авылында яңа мәктәп ача[4]. Усманов дини белем һәм уку белән беррәттән сәүдә эше белән дә шөгыльләнә.[1].

Сәүдәгәр һәм меценат Әбделгани Гали улы Хөсәенов инициативасы белән Каргалыда Россиянең татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү буенча Бөтенроссия җәйге педагогия курслары оештырыла (1898-1902). Усманов бу курсларның эшчәнлегендә дә катнаша[4].

1907 елда Хәйрулла Усманов Көньяк Уралның мәдәни үзәкләренең берсе булган — Ырынбур гыйльми архив комиссиясе әгъзасы була (Ырынбур академиясе, 1887-1918)[4].

 
2-нче чакырылыш Дәүләт Думасының Мөселман депутатларыннан бер төркем. Басып торалар: Мәхмүтов М., Тевкелев К., Зәйналов З., Бадамшин Г.; утыралар: Шеглов Ш., Хәсәнов М., Усманов Х., Атласов Х., Мусин Г.

Дәүләт Думасын таратканнан соң Сәет авылына кайтып, ахун вазифасын башкара.[4]. 1909 елның 23 июнендә, Ырынбур сайлаучыларының депутатлар К.-М. Б. Тевкелев һәм А.-М. А. Топчибашев белән очрашуда, Дәүләт Думасының мөселман фракциясен финанс ярдәме оештыру өчен булдырылган комиссия составына Усманов та сайлана[1].

 
Х. Усманов (1907)

1910 елда имам-хатиб Усманов акчасына азак амбулатория һәм даруханә — Каргалы башлангыч медицина учреждениесе урынлашачак йорт төзелә. 1912 елда Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кыла, берничә гарәп илендә була, туган иленә кайтышлый Төркиягә керә, анда вәзир һәм профессор Мәхмүт Асад белән очраша. Профессорга Ырынбур һәм Каргалыга чакыру хатын тапшыра, һәм профессор бу чакыруны кабул итә [4]. 1914 елның 15 июненнән 25 июненә кадәр Усманов мөселманнарның Санкт-Петербургта узган IV Бөтенроссия съездында катнаша, анда дини эшләргә идарә итү реформалары тикшерелә[3]. Хәйрулла Абдрахман улы Усманов Ырынбур мөселман җәмгыятенең гамәлдәге әгъзасы һәм Сәет авылы Мөселман җәмгыятенең рәисе була (1915). Ырымбурда 1915 елның 14 июнендә вафат була[1].

Әсәре үзгәртү

  • Усманов Х. Шакирды и медресе // Вакт (Время). — 1906.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Китаплар
  • Усманов Хайрулла Абдрахманович // / Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховская. — М.: РОССПЭН, 2008. — 735 с. — ISBN 978-5-8243-1031-3.
  • / Сост. М. М. Боиович. — М., 1907. — С. 217.
  • Усманов Хайрулла // . — М.: Изд. тов. А. Гранат и К°, 1913. — Т. 17. — 372 с.
  • / сост. Л.А. Ямаева. — Уфа, 1998. — С. 307.
  • Усманова Д. М. . — Казань, 2005.
  • Денисов Д. Н. Усманов Хайрулла Абдрахманович // / Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов. — М.: Издательский дом «Медина», 2009. — 404 с. — ISBN 978-5-9756-0054-7.
  • Медресе «Усмания» // / гл. ред. Р. Э. Шакуров. — Уфа: Баш. энцикл., 1996. — С. 391—392.
Мәкаләләр
  • Бектемиров Ф. Похвальное слово мулле : Федеральная просветительская газета. — № 5 (6292). — С. 5.
  • Попов В. Б. Деятельность местных отделов либеральных организаций Оренбургской губернии в 1906—1907 годах. — № 24. — С. 64—73. — ISSN 1994-2796.
  • .
Архивлар
  • РГИА [Российский государственный исторический архив]. Фонд 1278. Опись 1 (2-й созыв). Дело 449; Дело 578. Лист 30.
  • ГАОО [Государственный архив Оренбургской области], Ф. 11, Оп. 3, Д. 4211, Л. 201—01 об.
  • ГАОО. Ф. 10. Оп. 1. Д. 267/2. Л. 487; Л. 661, 727—729 об., 730.
 
"Мелла Нәсреддин" журналы тышлыгы. 1910 ел №11. Хәйрулла Усманов сүрәтләнгән карикатур рәсем.