һәм

Хуҗа Хәсән
Нигезләнү датасы 17
Рәсми исем Хуҗа Хәсән
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Хуҗа Хәсән авылы җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Хуҗа Хәсән авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 635 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 115 метр
Почта индексы 422326
Җирле телефон коды 84370
Карта

Хуҗа ХәсәнТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге.

Географиясе үзгәртү

Олы Кайбыч авылыннан 26 км көнбатыштарак, Чуашстан белән чик буенда, Гөбенәнең кушылдыгы Инеш елгасы ярында урнашкан.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Тарих үзгәртү

1619 елдан билгеле.[4]

18 гасырда авыл халкы чукындырыла. 1710 елда башта авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Чукынудан качып китүчеләр бүгенге Апас районы Күкшем авылын нигезли, бер өлеше хәзерге Буа районы Бик-Үти авылына күченә.[5]

Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла, алар Улыби-Ульби нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында Улы би торуы билгеле.[6]

Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Хуҗа Хәсән дигән кеше белән бәйле.[7][8]

Халык саны үзгәртү

1989 1997 2010 2011 2017
742 725 635 653 647

Авылның төп халкын татарлар — 94%, чуашлар — 5% һәм руслар — 1% тәшкил итә (2017).

Күренекле кешеләре үзгәртү

Дин үзгәртү

Авыл халкы XVIII гасырга кадәр ислам динен тоткан, авылда мәчет эшләп торган. XVIII гасырда авыл халкы көчләп чукындырыла, мәчет хәзерге Яшел Үзән районы Айдар авылына күчерелә.[5]

Мәгариф үзгәртү

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,[9][10] 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елдан Хуҗа Хәсән урта мәктәбе дип үзгәртелә.[4]

Мәдәният үзгәртү

 
Тау иле керәшен татарлары музее

Авылда Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Мәдәният йорты, китапханә, спорт мәйданчыгы, фельдшерлык пункты бар.[4]

Икътисады үзгәртү

Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.