Хуҗа Насретдинмөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Рум солтанаты[d]
Туу датасы 1208
Туу урыны Насреддинһоҗа (Сивриһисар), Сиврихисар, Эскишехир[d], Төркия
Үлем датасы 1284[1]
Үлем урыны Акшехир[d], Конья[d], Төркия
Һөнәр төре Kadı, savant
Эшчәнлек еллары XIII гасыр
 Хуҗа Насретдин Викиҗыентыкта

Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар.

Әдәби образ үзгәртү

Хуҗа Насретдиннең синкретик әдәби образы үзендә һәм аксакал, һәм җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Ул — үз эчендә каршылыклы булган антигерой образы. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия. Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.

Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы — аның ишәге. Ишәк еш кына үзе дә төп каһарман була ала.

Башка халыкларда үзгәртү

Башка халыкларда да Хуҗа Насретдингә охшаган әкияти образлар бар:

Фотосурәтләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. BNE authority file