Худяков урамы (Казан)

Худяков урамы, Михаил Худяков урамы (рус. улица Худякова, улица Михаила Худякова) — Казанның Вахитов районындагы (Тихвин бистәсе, Иске Татар бистәсе) кечкенә урам (тыкрык). Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Мәскәү урамы белән киселештә тәмамлана. Почта индексы 420021. Тарихчы Михаил Худяков (1894-1936) исемен йөртә.

Худяков урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Кисеп үтә
Мәскәү урамы

Тарих үзгәртү

Элекке исемнәре — Тихвин коймасы, Тукай тыкрыгы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[1] белән Тукай тыкрыгының Тукай урамыннан башланган (келәт, койма, җимерекләрдән торган)[2] өлешенә, Казан ханлыгы тарихын язган, сәяси золымга эләккән тарихчы Михаил Худяков (1894-1936) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  3нче йорт фотосы.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү