Хисаметдин Агафуров

Хисаметдин Агафуров (тулы исеме Хисаметдин Гафур улы Агафуров ) – татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче, II гильдия сәүдәгәре, Агафуровлар сәүдә эшенә нигез салучы.

Хисаметдин Агафуров
Туган телдә исем Хисаметдин Гафур улы Агафуров
Туган 5 ноябрь 1831(1831-11-05)
Кече Елга, Россия империясе
Үлгән 4 октябрь 1883(1883-10-04) (51 яшь)
Екатеринбург, Россия империясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре сәнагатькәр, хәйрияче
Балалар Камалетдин Агафуров, Агафуров, Зайнетдин Хисаметдинович[d] һәм Агафуров, Кашафетдин Хисаметдинович[d]
Ата-ана
  • Гафур (әти)

Биографиясе үзгәртү

1861 елның 5 ноябрендә Казан губернасы Лаеш өязе Юлга авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган, 1883 елда Екатеринбургта вафат. Хисаметдин Агафуров 1855 елда ул бүләк өчен җирле алпавытның улын алыштырып рекрут булып китә. Ул вакытка Хисаметдин өйләнгән һәм улы Камалетдин туган булган. Тиешле 12 елын хезмәт итеп кайткач, Хисаметдин Агафуров Екатеринбургта унтер-офицер чинында отставкага чыга, ә 1868 елда Екатеринбургның сәүдә мәйданчыгында вак — төяк товар белән ваклап сәүдә итүне башлый. Башта эш гаиләдә генә була: Хисаметдинның ярдәмчеләре хатыны Биби-Гзизә, өлкән улы Камалетдин, соңрак икенче улы Зәйнетдин була.

Акрынлап әйләнешкә яңа әйберләр кертелә: папирос кәгазе, шырпы, тәмәке, сабын һәм башкалар. Еллык әйләнеш башта 5000 сумга якын чагыштырмача тыйнак булса да, сәүдәнең киңәюе хезмәткәрләрне яллау зарурлыгына китерә. Ул вакытка Агафуровларның Ирбит, Крестов һәм Чиләбе ярминкәләрендә сәүдә мөнәсәбәтләре бәйләнә башлаган була. 1883 елның көзендә Хисаметдин Агафуров 52 яшендә вафат була. Әмма ул уңышлы гына башланган эш туктап калмый: шул ук елның ноябрендә үк аның уллары Камалетдин һәм Зәйнетдин ул вакытка сәүдәдә профессионаллар булган гаилә бизнесын «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты фирмасы астында тулы ширкәткә әйләндерәләр (русча «Торговый дом «Братья Агафуровы»»): Успенская (хәзерге Вайнер урамы, 16 йорт) урамында арендага алынган бинада универсаль кибет ачыла. Товар кайтару өчен Варшавада (1898 ел), Мәскәүдә (1908 ел) махсус контора ачалар. Польшага, Германиягә, Швейцариягә, Франциягә, Кытайга, Япониягә барып, сәүдә бәйләнешләре ясыйлар. Сәүдә йорты үз эшчәнлеген көнбатышта Варшавадан алып, көнчыгышта Япониягә кадәр җәелдерәләр. 1913 елга сәүдә йортының товар әйләнеше елга 6,5 миллион сумга җитә.

1883 елның 4 октябрендә Хисаметдин Агафуров Екатеринбург шәһәрендә 52 яшендә вафат була. Екатернибургның Иске мөселман зиратында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Газизә Сәйфетдин кызы Агафурова 1834 елның 8 сентябрендә Казан губернасының Кече Елга авылында туган. 1914 елның 9 августында Екатеринбургта вафат була. Иске мөселман зиратында җирләнгән.

Балалар: Камалетдин, Зәйнетдин, Кашшафетдин, Мәрфуга.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.