Хизбут-тәхрир әл-Ислами

"Хизбут-тәхрир әл-Ислами" — сәясиләшкән дини фирка.

Тарих үзгәртү

1953 елда Фәлистиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә — атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәне түгәрәк. Партиягә кандидат кабул иткәндә ул партия серләрен сатмыйм дип ант бирә. Әгъзаларның матди хәленә бәйле рәвештә һәр әгъза кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбиятне нәшер итүгә һ.б. китә.

Җитәкчелек үзгәртү

Фиркане Тәхиетдин Нәбәхәни оештыра.Ул аның беренче җитәкчесе була.1979 елдан фиркане Габдел Кадим Заллум җитәкли.2003 елда идарә Ата Әбү Рәшиткә күчә.

Эшләре үзгәртү

Максатлары үзгәртү

  • Бөтен дөнья мөселманнарын берләштергән бер дәүләт төзү.

Таралышы үзгәртү

Фирка Үрдүн, Тунис, Күвәйт, Фәлистыйн, Көнбатыш Аурупада киң таралган. Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда һ.б. илләрдә дә әгъзалары һәм оешмалары бар дип санала.

Россиядәге халәте үзгәртү

2003 елда бу фирка Россиядә рәсми рәвештә тыелган. Шушы елдан башлап Россиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Россия үзенә Кырымны кушканнан соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.