Халыкларның Бөек күченеше

Халыкларның Бөек күченеше чоры — моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба башланган халыкларның күчешен чагылдырган чор.

Халыкларның күчеш харитасы

Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр - һуннар ала.

Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.

Халыкларның Бөек күченеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Ауразия тарихында яңа тарихи чор башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.

Чыганаклар үзгәртү