Халыкара тынычлык бюросы

Халыкара тынычлык бюросы (фр. Bureau International Permanent de la Paix; ингл. International Peace Bureau) – тынычлык өчен халыкара хәрәкәт. 1891 елда төзелеп, ул 1910 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.

Халыкара Тынычлык бюросы
фр. Bureau International Permanent de la Paix; ингл. International Peace Bureau
Оешма төре:

халыкара тынычлыкны яклау оешмасы

Нигезләү
Халыкара тынычлык конгрессы нәтиҗәләре

1891 ел

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану

1918 ел

Икенче бөтендөнья сугышы ахыры

1946 ел

http://www.ipb.org/

Тарих үзгәртү

Оешма Римда 1891 елда үткәрелгән Халыкара тынычлык конгрессы нәтиҗәләре буенча нигезләнә. Аңа нигез салучыларның берсе һәм беренче рәисе данияле сәясәтче һәм хәрби Фредрик Байер була. Халыкара тынычлык бюросының төп максатлары халыкара конференцияләр оештыру һәм үткәрү, тынычлык идеясын тарату һәм шулай ук пацифистик төркем һәм оешмаларның элемтәләрен булдыру һәм саклаудан гыйбарәт. 1910 елда коралсызландыру буенча халыкара конференцияләр оештырганы өчен, хәрәкәт Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында эшчәнлеген туктатып торгач, сугыштан соң оешма тагын эшли башлый һәм игътибарын гуманитар эшчәнлеккә юнәлтә. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Халыкара тынычлык бюросы ябыла. 1946 елда оешманың кайбер элеккеге әгъзалары аның эшен яңадан башлау өчен бергә җыелалар: яңа организация Тынычлык өчен көрәштә үзара хезмәттәшлек Халыкара комитеты дип исемләнә. 1961 елда хәрәкәт Халыкара тынычлык бюросының варисы буларак таныла һәм шуннан соң, элеккеге исеме белән эшен дәвам итә.

Сылтамалар үзгәртү