Орлов

Русиядә шәһәр
(Халтурин (шәһәр) битеннән юнәлтелде)

ОрловКиров өлкәсендә урнашкан шәһәр, Орлов районының административ үзәге.

Орлов
рус. Орлов
Илтамга
Нигезләнү датасы 1459
Сурәт
Рәсми исем Халтурин
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Орлов районы һәм Орлов өязе
Административ-территориаль берәмлек Киров өлкәсе, Киров крае, Горьки крае һәм Орлов өязе
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 6335 (1 гыйнвар 2021)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 120 метр
Мәйдан 4 км²
Почта индексы 612270
Җирле телефон коды 83365
Карта
 Орлов Викиҗыентыкта

Халык саны — 6 959 кеше.[1]

География үзгәртү

Шәһәр Нократ елгасының уң ярында, Кировтан 77 км ераклыкта урнаша.

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр 1459 елда «Орлов» исеме астында телгә алына; 1600 елда «Орловец» исеме астында телгә алына.

1708 елда Орлов Себер губернасына кертелә, 1727 елдан — Казан губернасы составында.

1780 елда Орлов бер үк исемдәге өязенең үзәге була һәм Орлов шәһәренә үзгәртеп корыла.

1856 елда шәһәрдә 6 чиркәү, 549 йорт һәм 88 лавка (кибет) булган.

1929 елдан — Халтурин (1992 елдан — Орлов) районының үзәге.

1923—1992 елларда шәһәр Халтурин (Степан Халтурин (1857—1882) хөрмәтенә) исемен йөрткән.

Халык үзгәртү

1840[2] 1897 1959 1970 1979 1989 2002 2010
3 237 3 256 9 151 10 556 10 751 10 296 8 596 7 959

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[3] 2010[4]
руслар 97,1% 97,7%

Икътисад үзгәртү

  • Икмәк заводы
  • Май-пышлак заводы
  • Культтоварлар заводы
  • Мебель фабрикасы

Шәһәрдә туганнар үзгәртү

  • Наумов Николай — совет очучы, ССРБ Герое.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү