Хака́с Республикасы (Хака́сия, хак. Хакас Республиказы, рус. Республика Хакасия) — Россия Федерациясе эчендәге республика (дәүләт), РФ субъекты, Себер федераль бүлгесена керә. БашкаласыАбакан шәһәре.

Хакасия
Байрак
Илтамга
Башкала Абакан
Халык саны 532 036 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 3 июль 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Красноярск вакыты
Рәсми тел рус теле, Хакас теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 61,569 км²
Координатлар 53.5°N 90°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 390 Edit this on Wikidata
RU-KK Edit this on Wikidata
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Кемерово өлкәсе, Красноярск крае, Тыва һәм Алтай республикалары белән чиктәш.

Республика 1992 елда төзелә.

Географик урыны үзгәртү

Хакасия Көнчыгыш Себернең көньяк-көнбатышында Енисей елгасының сулъяк ярында, Саян-Алтай калкулыгы һәм Минусин сөзәк чокыры территорияләрендә урнашкан. Көньяк-Себер магистралендә, Минусин уңъякъярлыгын Иркутск өлкәсе һәм Кузбасс белән тоташтыручы аның географик торышы уңышлы. Енисей буенча республика Үзәк-Красноярск регионы һәм Енисей төньягы белән бәйләнештә.

Зур елгалары — Енисей, Абакан, Томь, Ак Июс, Кара Июс (Об бассейны). Енисейдә Саяны-Шушенское ГЭСы һәм Майна ГЭСы.

Файдалы казылмалар үзгәртү

Хакасиядә тимер (2 млрд тонна запас, зур табу урыннары — Тейск, Абакан), молибден (Сорск), алтын, ташкүмер (Аскизское, Бейск), неметаллик файдалы казылмалар: барит, бентонит, йөзлек мрамор һәм грәнит, төзелеш материаллары табышы бара. Бакыр, полиметаллар, фосфоритлар, азбис, гипс, бөерташ, жадеит табу урыннары тикшерелгән. Тикшерелгән чыганакларда РФ буенча ташкүмер — 3 %, тимер рудасы — 1 %, молибден — 11 %, барит — 27 %, бентонит — 6,5 %, өслек таш — 13 %.

Тарих үзгәртү

Себердә беренче дәүләт б.э.к. IV — III гасырларда барлыкка килә. Борынгы кытай елъязмаларында бу дәүләтне төзүчеләр «динлиннар»(Калып:Lang-ch}}, ә дәүләтнең үзен «Динлинго» (丁零国) дип язылган.

Б.э.к. 201 еллар тирәсендә бу дәүләтне һуннар басып ала. Хакас-Минусин сөзәк чокырына төрки телле кыргызлар килә. Кытайлылар моны болай сүрәтлиләр: "динлиннар кыргызлар ырулары белән буталдыдар". Кыргызлар яңа этнополитик җәмгыятьнең хәрби-аристократ башына әйләнәләр.

Кыргызлар, агрессив күршеләре (төрек һәм уйгур каһанлыклары) белән авыр көрәштә, үзләренең мөстәкыйльлекләрен безнең чорның XIII гасырына кадәр саклыйлар.

XIII Саян-Алтайның мөстәкыйль үсешендә халиткеч була. Чынгызхан җитәкчелегендә Бөек Монгол Олысы Енисей кыргызларының бәйсезлеген җимерәләр. Халык юань Кытайы тарафыннан юк ителүләргә һәм депортацияләүләргә дучар була. XVII гасырга хатле Хакасия турында бик аз мәгълүмат сакланган.

XVII гасырда монда руслар киләләр. Ул вакытта Хакасия, хакаслар һәм шорлар нәселләре торган 4 кенәзлек-олыска таркалган була.

Руслар һәм хакаслар арасында бәйләнеш 1604 елда, кыргыз бәкләренә салым түләүче Әүштә татарлары җирендә Тум бастругы төзелгәч, барлыкка килә. Хакасларны Россия империясенә кушу бик авыр һәм авыртулы бара.

Рәсми рәвештә Хакасия Россиягә 1727 елның 20 августында, Россия белән Кытай арасында чикләрне бүлү трактаты кабул ителгәч, кушылдырыла. Килешү буенча Саяннан төньяк җирләр Россиягә, ә көньяк җирләр Кытайга күчә.

Чынлыкта, Хакасия Россиягә соңрак кушыла. 1758 елда кытай гаскәрләре Алтайга керәләр һәм Джунгарияне җимерәләр. Рәсми кабул ителгән чикләрне бозу куркынычы туа. Патша хөкүмәте кызу рәвештә биредә казак частьләрен урнаштыра.

Хакас автономияле өлкәсе 1930 елның 20 октябрендә барлыкка килә, күп еллар Красноярск краенә керә; 1990 елда Хакас АССРына, 1991 елда Хакас ССРына үзгәртелә, һәм Красноярск краеннән чыга.

Археология үзгәртү

Афанасьев мәдәнияте | Окунев мәдәнияте | Андронов мәдәнияте | Карасук мәдәнияте | Тагар мәдәнияте | Таштык мәдәнияте | Салбык курганы | Бояр язуы

Халык үзгәртү

Хакасиядә халык саны — 532 319 кеше (2010 ел), тыгызлыгы — 8,65 кеше/км², шәһәр халкы — 71,1 %.

Народ 1939 ел 1959 ел 1970 ел 1979 ел 2002 ел 2010 ел
Руслар 75,3 % 76,5 % 78,4 % 79,4 % 80,3 % 81,7 %
Хакаслар 16,8 % 11,8 % 12,3 % 11,5 % 12,0 % 12,1 %
Алманнар 2,6 % 2,4 % 2,2 % 1,7 % 1,1 %
Украиннар 2,9 % 3,6 % 2,1 % 2,1 % 1,5 % 1,0 %
Татарлар 1,1 % 0,6 %
Мордвалар 1,3 %

Торак урыннары үзгәртү

5 меңнән артык халкы булган торак урыннары
2008 елның 1 гыйнварына
Абакан 163,2 Ак Яр 9,1 (2003)
Черногорск 74,2 Черёмушки 9,0
Саяногорск 48,6 Аскиз 7,0 (2003)
Абаза 17,1 Таштып 6,5 (2003)
Усть-Абакан 15,5 Майна 5,9
Сорск 13,0 Бея 5,4 (2003)
Шира 9,2 Бельтирское 5,2 (2003)
5 меңнән артык халкы булган торак урыннары
Абакан  163,6 Черемушки  8,9
Черногорск  75,5 Аскиз 7,1 (2004)
Саяногорск  48,5 Таштып 6,5 (2003)
Абаза  16,9 Майна  6,0
Усть-Абакан  15,9 Бея 5,4 (2003)
Сорск  13,0 Бельтирское 5,2 (2003)
Шира 9,1 (2009)


Административ бүленеше үзгәртү

06.10.2003 кабул ителгән 131-ФЗ «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне башкару өчен гомуми принциплар турында» карарны тормышка ашыру өчен кертелгән республика карарлары буенча, Хакасиядә:

  • 100 муниципаль бүленмә, шулардан:
    • 5 шәһәр округы,
    • 8 муниципаль район,
    • 9 шәһәр,
    • 78 село һәм авыл барлыкка китерелгән.

Яңадан 8 шәһәр һәм 77 авыл ясалган.

Шәһәр округлары үзгәртү

  1. Абаза
  2. Абакан
  3. Саяногорск
  4. Сорск
  5. Черногорск

Муниципаль районнар үзгәртү

  1. Алтай районы
  2. Аскиз районы
  3. Бей районы
  4. Боград районы
  5. Орджоникидзе районы
  6. Таштып районы
  7. Усть-Абакан районы
  8. Ширин районы

Икътисад үзгәртү

Сәнәгатьнең төп тармаклары үзгәртү

Бөтен икътисадның нигезе булып технологик бәйләнешкән гидроэнергетика һәм аллюминий җитештерү тора. Хакасиянең энергосистемасына керәләр:Саян-Шушен ГЭС ( ГЭС Енисей каскадына керә, Россиядә иң күәтлесе — 6400 МВт), Майнск ГЭС (егәрлеге 321 МВт) и өч ТЭЦ гомуми егәрлеге — 300 МВт. На территории Республика территориясендә Саяногор һәм Хакас әлүмин заводлары, шулай ук ОАО «Саянская фольга (барысы да «Российский алюминийга керәләр»).

Шулай уук регтонда ташкүмер табу да бара (ООО ««Разрез Степной» ташкүмер компаниясе һәм ОАО «Сибирская угольная энергетическая компания»нең Черногор филиалы). Ташкүмер табу 6 млн тонна еллык күләме булган ике шахта (Енисей шахтасы, Хакас шахтасы) һәм 5 киселеш тарафыннан башкарыла. Төсле металлургиянең башка берләшмәләре — ООО «Сорский ГОК» (молибден һәм бакыр концентратлары), ООО «Туимский завод по обработке цветных металлов» сайт 2014 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. (бакыр прокаты).

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Хакасия — Көнчыгыш Себернең алга киткән авыл хуҗалыклы районы. Көтүлекләр һәм печәнлекләр алып торган зур мәйданнар, терлекчелекнең (нечкә йонлы сарыкчылык, сөт төрлекчелеге) үсешенең нигезен тәшкил итә. Атчылык та зур урын алып тора. Үсемлекчелектә төп культуралар — бодай, солы, арпа, тары. Техник культуралардан — көнбагыш, шикәр чөгендере. Терлекчелекнең кеше башына җитештерүе — 1,2 2006 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Авыл хуҗалыгында республика мәйданының 20 %тан азрагы.

Эчке аермалар, аерым шәһәрләрнең специализациясе үзгәртү

Абакан төене — машина төзүчелек (Россия буенча йөк вагоннары җитештерүенең 5 %ын алып торучы “Абаканвагонмаш”, тәҗрибә-механик, корыч эретү, контейнер заводлары),авыл хуҗалыгы чималларын эшкәртү (ит комбинаты, сыра кайнату һәм сөт заводлары), аяк киемнәре һәм трикотаж эшләнмәләр җитештерү буенча специализация.

Черногор төене — Минусин ташкүмер бассейнының («Хакас», «Енисей», Черногор ташкүмер киселеше) үзәге, «Степной» киселеше. Шәһәр икътисадының нигезе — Себер ташкүмер энергетик компаниясенең филиалы, шулай ук өй җиһазы фабрикасы, өйтөзү комбинаты. Элегрәк җиңел һәм текстиль сәнәгате берләшмәләре эшләгән.

Саяногор төене — биредә Россиянең өч иң эре әлүмин заводының берсе төзелгән — Саян әлүмин заводы. Саяногорскта төзелеш индустриясе берләшмәләре төркеме төзелгән («Саянмрамор», өй төзелеше, комбинаты, җыелма-сүтелмә биналар комбинатлары) Енисей буенча өстәрәк — Саян-Шушь һәм Майнск ГЭСы.

Манзара үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү