Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).

Фәһимә Хисамова
Туган телдә исем Фәһимә Миргали кызы Хисамова
Туган 1 декабрь 1936(1936-12-01)
ССРБ, РСФСР, ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле
Үлгән 17 сентябрь 2018(2018-09-17) (81 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тел галиме, профессор
Җефет Нурмөхәммәт Хисамов
Балалар Айваз, Нияз, Айдар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).

1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.

2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафат[1].

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире.
  • Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022). Балалары: Айваз ― эшмәкәр; игезәкләр Айдар (1962―2019), Нияз ― рәссамнар.[3]

Әсәрләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү