Фәррух Усан улы Дустов (1986 елның 22 мае, Ташкәнт, ССРБ) — үзбәк профессиональ теннисчысы, Дэвис Кубогында Үзбәкстан җыелма командасы әгъзасы.

Фәррух Дустов
Туган 22 май 1986(1986-05-22)[1] (37 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР[1]
Яшәгән урын Больцано
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
Һөнәре тинисче

 Фәррух Дустов Викиҗыентыкта

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Фәррух — Усан һәм Гөли Дустовларның өч баласының берсе; аның абыйсы Улугбәк һәм сеңлесе Дилбәр бар. Апасы Фәррухны теннис кортына беренче тапкыр алып килә.

Яраткан катлам — хард, иң яхшы удар — бирү[2].

Спорт карьерасы үзгәртү

 
Фәррух Дустов 2015 елда

2003 елда Дустов профессиональ теннис карьерасын башлый, шул ук ел азагында ике тапкыр ITF Futures класслы турнирларның парлы разрядта финалында була. 2003 елның көзендә Меранода (Италия) ялгыз разрядта «фьючерс»ның финалына беренче тапкыр чыга һәм шунда ук карьерасында бу дәрәҗәдә беренче титулны яулый. 2006 елның июлендә Пензада ул ATP Challenger Дөнья турына караган югарырак дәрәҗәдәге турнирда да җиңү яулый ала, ә парлы разрядта беренче шундый ук уңыш аңа 2010 елда гына килә. Гомумән алганда, Дустов исәбендә «челленджер»да — биш һәм парлы разрядта дүрт титул бар (аларның өчесе 2013 елда). АТР-тур турнирларында Дустов чыгыш ясамый, ә Зур Шлем турнирларында бер генә тапкыр да квалификация сайлап алуын уза алмый. Карьерасында иң яхшы урын — 98 нче урын, 2015 ел башында Вроцлавта чираттагы «челленджер»да отып, моңа ирешә ала. Әмма алга таба аның нәтиҗәләре кими башлый һәм елны Дустов рейтингның икенче йөз уртасында тәмамлый, ә 2016 ел азагына бишенче йөзлеккә төшә. Бу сезонны тәмамлый алмый, чөнки АКШ Ачык чемпионатының сайлап алу матчында кул чугына җәрәхәт ала.

Шактый тыйнак шәхси уңышларына карамастан, Фoррух Дустов көчле Үзбәкстан теннисчыларының берсе һәм Дэвис Кубогында үз иле җыелма командасының даими уенчысы булып тора. 2005 елдан ул Үзбәкстан командасы өчен 21 матчта 40ка якын уен үткәрә, ул ялгыз разрядта ун җиңү һәм парлы разрядта җиде тапкыр җиңү яулый. Нигездә, Дустов җыелма команда белән бергә I Азия-Океан төркемендә чыгыш ясый, ләкин ике тапкыр (2009 һәм 2012 елларда) аңа Дөнья төркеме — Дэвис Кубогының югары эшелонына чыгарга ярдәм итә, анда үзбәк теннисчылары сербларга һәм казахларга оттыра.

Үзбәкстан җыелма командасы өчен озак чыгышлар Дустовка 20 һәм аннан да күбрәк матчта үз җыелма командалары өчен уйнаган теннисчыларга ITF тарафыннан тапшырыла торган «Тугрылык өчен» (ингл. Commitment Award) бүләге лауреаты булырга мөмкинлек бирә[3]. Үзбәкстанда бу бүләкнең башка лауреатлары Денис Истомин һәм Олег Огородов. Фәррух Дустов шулай ук Үзбәкстан җыелма командасы составында 2010 елгы Азия уеннарында да катнаша[4], тик кортка чыкмый. Дүрт елдан соң Инчхондагы Азия уеннарында ул Үзбәкстан җыелма командасы составында уйный һәм бакыр медальләр яулый[5].

Ел ахырына рейтингы үзгәртү

Ел Ялгыз
рейтингы
Парлы
рейтингы
2016 499 910
2015 161 495
2014 120 563
2013 209 197
2012 229 832
2011 261 986
2010 302 411
2009 487 756
2008 457 633
2007 252 428
2006 249 615
2005 557 492
2004 328 1,268
2003 485 718
2002 1331
2001 1225 1 008

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү