Фәрит Габидин улы Әүхәдиев (1947 елның 20 августы, Кызыл Юл районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — математик, физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Фәрит Әүхәдиев
Туган 20 август 1947(1947-08-20) (76 яшь)
Кызыл Юл районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Чехов урамы[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Фәрит Әүхәдиев 1947 елның 20 августында ТАССРның Кызыл-Юл районы Чымбулат авылында (хәзер Татарстан Республикасының Әтнә районына керә) укытучылар гаиләсендә туа.

1964 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, 1969 елда аны яхшы билгеләр белән тәмамлый.

1972 елда кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң Әлҗәзаиргә математика укытырга китә.

Казанга кайткач, Казан дәүләт университеты каршындагы Н. Г. Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтына эшкә керә: башта кече фәнни хезмәткәр, 1976 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1993 елдан — математик анализ бүлеге мөдире, 2006 елдан — профессор, 2008 елдан — функцияләр һәм якынаюлар теориясе кафедрасы мөдире булып эшли.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

1972 елдан физика-математика фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Бербитлелекнең кайбер җитәрлек шартлары һәм аларны кире төбәк бурычларына куллану», фәнни җитәкче — Леонид Аксентьев.

1991 елдан физика-математика фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Конформаль һәм җирле квазиконформаль чагылышларның геометрик үзлекләре бирелгән чик тәртибе белән».

Фәнни мәнфәгатьләре комплекслы үзгәрүче функцияләренең геометрик теориясе, аналитик функцияләр өчен төбәк бурычлар, математика физикасының изопериметрик тигезсезлегенә карый.

1995 елда Сен-Венанның каты әйләнү коэффициентының геометрик эквиваленты турындагы бурычын хәл итә[2].

«Известия вузов. Математика» журналының баш мөхәррире.

Бүләкләр үзгәртү

  • ССРБ Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының Мактау грамотасы (1984).
  • Казан дәүләт университеты галимнәренең иң яхшы фәнни эшенә конкурста беренче дәрәҗә премия (1984).
  • «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале (1986).
  • Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Хәмид Мөштәри исемендәге премиясе (2004).
  • Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2011).
  • Казан университетының атказанган профессоры (2017).

Басмалар үзгәртү

  • «Решение обобщенной задачи Сен-Венана», Матем. сб., 189:12 (1998), 3–12; англ. пер.: «Solution of the generalized Saint Venant problem», Sb. Math., 189:12 (1998), 1739–1748.
  • Конформные отображения и краевые задачи, Изд-во Казанский фонд «Математика», Казань, 1996, 216 с.
  • Конформно инвариантные неравенства, Изд-во Казанского университета, Казань, 2020.

Әдәбият үзгәртү

  • Фарит Габидинович Авхадиев (к семидесятилетию со дня рождения) / Л. А. Аксентьев, А. И. Аптекарев, А. М. Бикчентаев, В. В. Горяйнов, В. Н. Дубинин, А. М. Елизаров, И. Р. Каюмов, А. Лаптев, С. Р. Насыров, Д. В. Прохоров, А. Г. Сергеев, В. Д. Степанов — УМН, 2018, том 73, выпуск 1(439), 187–190

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Авхадиев Фарит Габидинович

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү