Фәрит Шәрифуллин (1953)

татар композиторы һәм балалайкада башкаручысы


Фәрит Шәрифуллин (Фәрит Камил улы Шәрифуллин, рус. Фарид Камильевич Шарифуллин 1953 елда туган) — татар композиторы, балалайка музыка коралында оста башкаручы, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР композиторлар берлеге әгъзасе.

Фәрит Шәрифуллин (1953)
Туу көне

1953

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 Татарстан
 Россия
 СССР

Һөнәрләр

балалайкачы, композитор

Кораллар

балалайка[d]

Бүләкләр
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елда дөньяга килә. 1972 елда Роза Хәлитова балалайка классы буенча Казан музыка укуханәсен тәмамлый[1][2]. 1972-1977 елда Сәгыть Хәбибуллин балалайка классы буенча Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка кораллары факультетында белем ала. 1981 елда Анатолий Луппов классы буенча консерваториянең композиция факультетын да тәмамлый.

Иҗаты үзгәртү

Төп әсәрләре үзгәртү

  • Балалайка һәм симфоник оркестр өчен концерт (1981, II ред. - 2001)
  • "Шәл бәйләдем" балалайка өчен концерт пьесасы (1997)
  • "Су анасы" симфоник поэма (1986)
  • "Нардуган" музыкаль- хореографик композиция (1993)

Башка әсәрләр үзгәртү

  • камера инструменталь әсәрләр
  • романслар һәм җырлар

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Роза Фатиховна Халитова // Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В.Аухадеева. music-college.ru. 2020-07-28 тикшерелгән.
  2. Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В.Аухадеева. music-college.ru. 2020-07-28 тикшерелгән.