Фәрит Хатыйпов (1948)

музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты (2013)

Фәрит Хатыйпов, Фәрит Кәнәфи улы Хатыйпов (1948 елның 1 гыйнвары, СССР, ТАССР, Теләче районы, Югары Кибәхуҗа) ― музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты (2013).

Фәрит Хатыйпов
Туган телдә исем Фәрит Кәнәфи улы Хатыйпов
Туган 1 гыйнвар 1948(1948-01-01) (76 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Югары Кибәхуҗа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор.

Биографиясе үзгәртү

Фәрит Хатыйпов 1948 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Фәрит Хатыйпов 1972 елда, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, җитлеккән музыкант, баянчы буларак килә.

Иҗаты үзгәртү

Ф.Хатыйповның җырларын профессиональ башкаручылар гына түгел, һәвәскәрләр дә яратып башкара. Бигрәк тә аның "Һаман яратам" (Зөлфәт шигыре), "Синең елмаюың" (Х.Туфан шигыре), "Гөлнарым" (Г.Афзал шигыре), "Авыл кызы" (Д.Хәбибуллин шигыре), "Сау бул инде" (Р.Валиев шигыре)" Җилфел-җилфер җил искәндә" (Ә.Ерикәй шигыре), "Моңлану" (Ф.Сафин шигыре), "Туган ягым Теләче" (А.Сабиров шигыре), "Миләүшә" (М.Хөсәен шигыре), "Тәрәзәңдә утың бар" (Н.Акмал шигыре), "Яңа Бүләк" (М.Миншин шигыре), "Чык юлларга" (Ф.Яруллин шигыре), "Яз җыры" (Ф.Шәфигуллин шигыре), “'Шулай шул" (Р.Миңнуллин шигыре), һ.б. җырлары аның иҗатының узенчәлекләрен билгели торган матур җырлар.

Ф.Хатыйпов "Һаман яратам" исемле үзенең 127 җырын үз эченә алган беренче җырлар җыентыгын 1998 елда бастырып чыгарды, 106 җырдан торган "Моңлану" дип аталган икенче китабы 2003 елда дөнья курде, "Парлы гашыйк" исемле 151 җырдан торганы 2008 елда чыкты, дүртенче "Синең нурың" дигән китап 100 җырдан тора; 150 җырны эченә керткән бишенче китапта Ф.Хатыйповның соңгы еллардагы иҗаты тупланган.

Ф.Хатыйпов яшь музыкантларны табу, барлау җәһәтендә, төрле мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Озак еллар буе ул Казан шәһәренең 10 нчы татар интернат мәктәбе укучыларын үз канаты астына алып хезмәттәшлек итә, төрле эчтәлектәге концерт-кичәләр оештыра. Үсеп килүче яшь буынга музыкага мәхәббәт тәрбияләнгән әлеге лекция - концертларында ул татар халык уен кораллары тарихын һәм халык иҗаты үрнәкләрен җиткерә.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Признание заслуг. 2017 елның 4 июль көнендә архивланган. rt-online.ru, 07.09.2013(рус.)

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү