Фәрит Хатыйпов (1930)

галим

Фәрит ХатыйповРоссия һуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы. 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туган. 1937-1947 елларда Пучы урта мәктәбендә укый.

Фәрит Хатыйпов
Туган телдә исем Фәрит Миргалим улы Хатипов
Туган 1 гыйнвар 1930(1930-01-01)
Татарстан АССР, Актаныш районы Пучы авылында
Үлгән 19 июль 2020(2020-07-19) (90 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, галим
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

1947-1952 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укый. Соңгы курсларда көндәлек матбугатта языша башлый: кинофильмнарга, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби әсәрләргә беренче рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. Университетны тәмамлагач, аны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. 1955 елда «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1955-1959 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. «Ленин юлы» исемле татарча өлкә газетасын оештыруда якыннан катнаша.

1959-1972 елларда Уфа шәһәрендә яши һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетында доцент хезмәтен башкара.

1972 елдан — Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире була.

Сылтамалар үзгәртү