Фәнил Фәйзуллин (20 май 1942 ел) — галим-философ, социолог, югары мәктәп укытучысы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1983), профессор (1984). Башкортстан Фәннәр Академиясе академигы (1991). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1985), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003). Н. А. Аитов исемендәге премия лауреаты (2015). Салават Юлаев ордены кавалеры (2012).

Фәнил Фәйзуллин
Туган 20 май 1942(1942-05-20) (81 яшь)
Уфа районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Башкортстан Фәннәр академиясе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәнил Сәет улы Фәйзуллин 1942 елның 20 маенда БАССРның Уфа районы Яңа Карашиде авылында туган.

Хезмәт эшчәнлеген 1960 елда Уфадагы «Синтезспирт» заводында аппаратчы булып башлый.

1966 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм Иглин районы Турбаслы урта мәктәбендә директор урынбасары була, 1967 елдан Уфаның 10 нчы ПТУ‑сында укыта.

1969 елдан Уфа авиация институтында, шул исәптән: 1972-1975 елларда фәлсәфә кафедрасының өлкән укытучысы, 1975-1983 елларда — фәлсәфә кафедрасы доценты, 1984 елдан фәлсәфә кафедрасы профессоры. 1983-2002 еллар Уфа дәүләт авиация техник университетының гуманитар факультеты деканы.

1995-2001 елларда Башкортстан Министрлар Кабинетының гыйльми консультанты, 1998 елдан хәзерге көнгәчә Уфа дәүләт авиация техник университетының социалогик лабороториясе гыйльми җитәкчесе.

Сылтамалар үзгәртү

  • Фәйзуллин Фәнил Сәет улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 16 май 2019)
  • Калып:Мәҡәлә