Футбол (ингл. Foot - аяк, ингл. Ball - туп: Football) - катнашучылар тәннәренең төрле өлешләрен (нигездә аякларын) һәм тупны кулланып уйналучы уен. Спортның бу төре ирләр һәм шулай ук хатыннар арасында популяр. Футбол, мөгаен, бүгенге көндә такымлы спорт төрләре арасында иң мәшһүре.

Футбол
Төп мәкалә: Футбол

Борынгы халыкларда туп уеннары үзгәртү

Футболга охшаган уеннар төрле халыкларда элек-электән булган. Хәтта Борынгы Мисыр һәм Борынгы Кытайда да хәзерге футболга охшаган уеннар уйнаганнар.

Күннән эшләнгән туплар Мисырда һәм Грециядә казу эшләре барышында табыла. Ул күбесенчә ритуаль уен буларак саналган. Ритуалга карап ул Кояшның, Айның, Җирнең һәм хәтта төньяк балкышының тасвирламасы була алган.

Кытайларда цуцзю (кыт. 蹴鞠) дип аталучы уен булуы мәгълүм. Цуцзю турында беренче искә алулар б.э.к. II гасырга карый. 2004 елда ФИФА футболның кытай вариантын иң борынгы буларак таный.[1]

Бүгенге көн футболының башлануы үзгәртү

Футболның туган җире дип Англия санала. Анда 1863 елда Футбол ассоциациясе төзелә. 1908 елда футбол Олимпия уеннары программасына кертелә.

Елизавета I заманында футбол аеруча киң тарала. Кагыйдәләр булмаганга күрә еш кына бу уеннарның азагы аянычлы була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. FIFA article on cuju, archived from the original on 2008-06-13, retrieved 2010-11-04