Француз Полинезиясе

Француз Полинезиясе (фр. Polynésie française, таит. Pōrīnetia farāni) — Франциянең диңгез арты биләмәсе, Тын океанның үзәк өлешендә урнашкан ил. Көнбатышта Кук утраулары, төньяк-көнбатышта — Кирибати, төньякта, көнчыгышта һәм көньякта — нейтраль булган Тын океан сулары белән һәм көньяк-көнчыгышта Питкэрн сулары белән читләшә.

Француз Полинезиясе
Байрак
Илтамга
Шигарь Liberté, Égalité, Fraternité Edit this on Wikidata
Халык саны 275 918 (2017, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 1842 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−10:00
Рәсми тел француз теле
География
Мәйдан 4,167 км²
Координатлар 17.53°S 149.57°W Edit this on Wikidata
FR-PF Edit this on Wikidata
Карта
Икътисад
ТЭП 6080 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Тын океан франсуз франкы
Туу күрсәткече 2.043 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 76.813 ел (2016)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Телефон коды +689
ISO 3166-1 коды PF
Интернет домены .pf


Полинезия архипелагы үз өченә Берлек утрауларын, Туамоту утравын, Маркиз утрауларын, Тубуалар утравын (шулай ук Гамбье утрауларын да аерып алалар, бу утраулар Туамоту утравының бер өлеше булып торалар) кертә. Ләкин шулай да аларны бу утрауларны аерып күрсәтәләр. Гомуми мәйданы — 4 мең км² (коры җир), халкы — 287 мең кеше (2009). Башкаласы — Таити утравындагы Папеэте шәһәре (Француз Полинезиясенең иң зур утравы, 1 мең км²).

Югары француз кәмисәре исеменнән идарә ителә. Җирле идарә итү органнары — министрлар шурасы һәм территориаль ассамблея.

Диннәр үзгәртү

Христианлык – утрауларның төп дине. Диндарларның 54 % ы төрле протестантлык чиркәүләренә, бигрәк тә Маохи протестантлык чиркәвенә (Maohi Protestant Church) карый [4]. Рим католиклары халыкның 38,3 % ын тәшкил итә [5].

Француз Полинезиясендә 500 мөселман исәпләнә [6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү