Флора Маннанова

табиб стоматолог ортопед, фән докторы

Флора Маннанова, Флора Фатыйх кызы Маннанова (Насыйрова, 1946 елның 19 сентябре, ГДР, Саксония-Анхальт, Галле) ― югары категорияле табибә–ортопед һәм ортодонт, Башкорт медицина университетының ортопедия стоматологиясе кафедрасы мөдире (1984 елдан), медицина фәннәре докторы (1996), профессор (1998), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998).[1]

Флора Маннанова
Туган телдә исем Флора Фатыйх кызы Маннанова
Туган 19 сентябрь 1946(1946-09-19) (77 яшь)
ГДР, Саксония-Анхальт, Һалле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Җефет Рифкать Маннанов
Балалар улы, оныгы
Ата-ана
  • Фатыйх Насыйров (әти)
  • Гөлбану Җинанова (әни)
Бүләк һәм премияләре СССР сәламәтлек саклау отличнигы - 1986Башкортстанның атказанган табибы - 1998
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]
Сайт Маннанова Флора Фатыховна

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 19 сентябрендә Алманиянең совет оккупация зонасында[d]әтисе Совет Армиясе офицеры Фатыйх Насыйров хезмәт иткән Галле шәһәрендә туган. Әтисе һәм әнисе Гөлбану Җинанова сугыштан соң Татарстан АССР Актаныш районы Тат. Ямалы авылына кайтып төпләнгәннәр. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Флора Фатыйх кызы Минзәлә медицина училищесына укырга кабул ителә. 1966―1969 елларда Пучы участок хастаханәсендә акушер булып эшли.[2]

С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) стоматология факультетын кызыл дипломга тәмамлаган (1974). Юллама буенча килеп, 1974―1979 елларда Уфа шәһәренең 1нче стоматология поликлиникасында табиб-стоматолог-ортопед һәм ортодонт булып эшли. 1979―1981 елларда Казан дәүләт медицина институтының ортопедик стоматология кафедрасында көндезге аспирантурада укый, «Борын аша сулавы бозылган балаларда тешләү аномалияләрен диагностикалау һәм дәвалау үзенчәлекләре» (рус. Особенности диагностики и лечения аномалий прикуса у детей с нарушенным носовым дыханием) темасына медиицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1981). 1981―1984 елларда ― Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) балалар стоматологиясе кафедрасы ассистенты. 1984 елдан ― БДМУ ортопедия стоматологиясе клиникасы мөдире, доцент (1987). 1984 елдан 2003 елга кадәр ― БДМУның стоматология буенча интернатурасының методик җитәкчесе.[1]

1996 елда Мәскәүдә «Балаларда аскы казналык үсмәгәндә теш-казналык аномалияләрен һәм деформацияләрен иртә диагностикалау, профилактикалау һәм морфофункциональ коррекцияләү» (рус. Ранняя диагностика, профилактика и морфофункциональная коррекция зубочелюстных аномалий и деформаций у детей при недоразвитии нижней челюсти) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклаган, профессор (1998).[1]

Ортодонтларның Россия съездында, бөтендөнья конгрессында катнаша. Кафедра хезмәткәрләре тарафыннан 8 кандидатлык диссертациясе якланган, кафедрада 26 клиник ординатор әзерләнгән (шул исәптән, чит илдән), аның җитәкчелегендә 1 докторлык, 11 кандидатлык диссертациясе якланган. 190нан артык фәнни хезмәте (шул исәптән 2 монография, УМО грифы булган 3 уку әсбабы), 17 уйлап табуга авторлык патенты, 18 рационализаторлык тәкъдиме бар. 22 (шул исәптән РФ күләмендәге 5) методик рекомендация һәм ортопедия стоматологиясе буенча 6 (шул исәптән РФ буенча теш техникларын укыту өчен 2) уку дәреслеге бастырган.[1]

Хезмәтләре үзгәртү

  • Комплексное лечение заболеваний пародонта при скученном положении зубов. Уфа, 2007 (автордаш);
  • Оптимизация ортопедического лечения стоматологических больных в пожилом и старческом возрасте. Уфа, 2008 (автордаш);
  • Оценка степени риска и индивидуальное прогнозирование результатов ортопедического лечения при дефектах зубных рядов несъёмными протезами. Уфа, 2011 (автордаш).[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1986 ― СССР сәламәтлек саклау отличнигы
  • 1993, 1996 ― БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы
  • 1998 ― Башкортстанның атказанган табибы
  • 2000 ― Россия стоматология ассоциациясенең I дәрәҗә «Стоматология отличнигы» медале
  • 2002 ― РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты ― сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык эше өчен

Гаиләсе үзгәртү

Ире Рифкать Маннанов (2000 елда вафат), улы, оныгы Азат.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Маннанова Флора Фатыховна. bashgmu.ru(рус.)
  2. 2,0 2,1 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 346нчы бит.
  3. Маннанова Флора Фатыховна. bashenc.online

Әдәбият үзгәртү

  • Маннанова Флора Фатыйх кызы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 346нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү