Мәхмүтов Фиркат Абделхак улы (27.7.1937, ТАССР, Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле авылы - 22.11.1998, Чуаш Республикасы, Новочебоксарск шәһәре) —төзүче, Россия Федерациясенең (1992), Чуаш Республикасының (1980) атказанган төзүчесе.

Фиркат Мәхмүтов
Туган телдә исем Фиркат Абделхак улы Мәхмүтов
Туган 27 июль 1937(1937-07-27)
Яңа Кәкерле, Чүпрәле районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Үлгән 22 ноябрь 1998(1998-11-22) (61 яшь)
Новочебоксарск, Чуашстан, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе

Яңа Кәкерле җидеелык мәктәбен (1952), Канаш (Чуаш АССР) төзелеш техникумын тәмамлаган. 1962 елдан Чуваш Республикасы «Спецстроймеханизация» трестының 3 номерлы Механикалаштыру идарәсендә (хәзер СУ-5 ОАО «Дорисс»): бетончылар бригадиры (1962-69), юл эшләре бригадасы бригадиры (1969-98). Чуваш Республикасы "Химпром" җитештерү берләшмәсе объектларын төзүдә катнашкан. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Чыганаклар үзгәртү