Фирдәвес Уразаева

Уразаева Фирдәвес Хәләф кызы (20 июль 1955 ел — 27 март 2011 ел) — галим-педагог. Психология фәннәре докторы (2003), профессор (2004)[1].

Фирдәвес Уразаева
Туган 20 июль 1955(1955-07-20)
Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Яшергән, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 27 март 2011(2011-03-27) (55 яшь)
Стәрлетамак, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре мөгаллим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Гыйльми дәрәҗә: психология фәннәре докторы[d] һәм профессор
Гыйльми исем: доцент[d]

Биографиясе үзгәртү

Уразаева Фирдәвес Хәләф кызы 1955 елның 20 июлендә Башкорт АССРның, хәзерге Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районы Яшергән авылында туган[1]. 1970 елда Яшергән сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлый. 1970-1973 елларда Күмертау физик культура училищесында укый. Училищены тәмамлаганнан соң, Стәрлебаш районының Бакый урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1981 елда Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлый һәм Стәрлетамак шәһәренең 26 нчы урта мәктәбендә география укытучысы булып эшли.

1984 елның ноябреннән Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли, башта башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы кафедрасы ассистенты, ә 1992 елдан табигать белеме һәм математика кафедрасының өлкән укытучысы[2].

1996 елда кандидатлык диссертациясе яклый һәм шул ук кафедраның доценты була. 2002 елда «Психофизиологический мониторинг регионов с повышенным содержанием химических веществ в воде» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2003 елдан алып кафедра профессоры һәм Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең психологик эксперименталь лаборатория мөдире булып эшли. Анда 2004 елда «Психофизиология» һөнәре буенча фәнни аспирантура ача. Профессор Уразаева Ф. Х. җитәкчелеге астында 11 аспирант укый башлый. 1995 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе укытучылары һәм хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе[2].

Фәнни хезмәтләре шәхес үсешенең фундаменталь механизмнарына экологик хәл факторлары йогынтысын тикшерүгә, экологик яктан начар булган Россия Федерациясе төбәкләре халкы психофизиологик хәленең компьютер модельләрен анализлауга, тирә‑як мохитне саклау проблемаларына багышланган. Профессор Уразаева Фирдәвес Хәләф кызы психофизиология һәм психотерапия проблемалары буенча 3 монография, 120-дән артык фәнни мәкаләләр һәм 2 уйлап табу авторы.

Фирдәвес Хәләф кызы «Золотая кафедра России» дипломына лаек була[1][2].

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

    • Свойства индивидуальности и типология микрокристализации ротовой жидкости студентов. Стерлитамак, 2006 (авторҙаш);
    • Экология человека. Стерлитамак, 2008 (авторҙаш);
    • Функциональная диагностика головного мозга школьников и студентов. Стерлитамак, 2010.
    • Уразаева Ф. Х. Экология водных ресурсов Урала и Приуралья: Монография. — Стерлитамак: СГПИ, 1997. — 84 с.
    • Уразаева Ф. Х. Интерактивная коррекция тревожности в неблагоприятных регионах РФ: Монография. — Стерлитамак: СГПИ, 2000. — 148 с
    • Уразаева Ф. Х. Дисгармоничное развитие личности в экологически неблагоприятных регионах РФ: Монография. — Уфа: БашГУ, 2002. — 189 с.
    • УразаеваФ. Х., Уразаев К. Ф. Естествознание и основы экологической психологии Учеб. пособие. — Москва: МГПУ, 2004. — 175 с..

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Уразаева Фирдәвес Хәләф кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Известные Ученые