Фикрәт Табиев яр буе урамы (Яр Чаллы)
Фикрәт Табиев яр буе урамы, Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (рус. Набережная имени Фикрята Табеева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла.
ОКАТО коды: 92430000000. Координатлары 55.750135°, 52.368222°.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Яр Чаллы |
Тарих үзгәртү
Яр буе урамы 2011 елда төзелә башлаган[1][2].
2018 елның 18 маенда узган Яр Чаллы шәһәре шурасының 8нче чираттан тыш сессиясендә Чулманның Яңа шәһәрдәге яр буе урамына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (1960—1979 елларда), Яр Чаллының шәрәфле ватандашы (2008) Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев (1928—2015) исеме бирелгән. Ф. Табиев үзе исән чагында ук Автозавод проспектының яки «Мәләкәс аръягы» бистәсендәге берәр урамның исемен алыштыру тәкъдиме кире кагыла[3][4].
Ф. Ә. Табиев КамАЗ завод төзелешен Яр Чаллыда урнаштыруга һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль инфраструктурасын коруга зур өлеш керткән шәхес[5].
Урнашуы үзгәртү
Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан яр буе урамы. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Җилкән спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы яныннан башлана. «Чаллы Яр» микрорайонында тәмамлана. Бер урам белән дә кисешми. Урамнан якында урнашкан Мәйданга узарга мөмкин.
Игътибарга лаек объектлар үзгәртү
- «Навигатор» яхт-клубы бинасы
- SunDale пляж клубы бинасы
- Шәһәр пляжы
- «Маяк» көймә станциясе
- Мәйдан
Әдәбият үзгәртү
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ В Челнах территорию у набережной Табеева планируют застроить жилыми комплексами. tatarstan24.tv, 10.06.2021(рус.)
- ↑ Лариса Куренщикова. Челнинцы беспокоятся, что новый жилой комплекс закроет выход на Каму. «Челнинские известия», 11.06.2021(рус.)
- ↑ Как Челны со второй попытки увековечили имя Фикрята Табеева.(үле сылтама) БИЗНЕС Online, 18.05.2016
- ↑ Василь Шайхразиев не нашел в Челнах места для Фикрята Табеева. БИЗНЕС Online, 27.09.2013
- ↑ Набережная Табеева. tanyanetee.livejournal.com, 31.05.2016