Фатыйх Котлы, Фатиһ Кутлу (төр. Fatih Kutlu) — тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек. Филология фәннәре кандидаты. Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты (2024).

Фатыйх Котлы
Туган телдә исем Fatih Kutlu
Туган 21 декабрь 1974(1974-12-21) (49 яшь)
Каһраманмараш шәһәре, Төркия
Милләт төрек
Ватандашлыгы Төркия байрагы Төркия,
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, тәрҗемәче
Җефет Гөлшат
Балалар Рауза, Ихсан
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый исемендәге премия
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Төркиядә туып-үскән. Әтисе ягыннан әбисенең әнисе Татарлы дигән авылдан. Әдип фикеренчә, авылның топонимик исеме тарихи яссылык белән мөнәсәбәттә.

Татар кызына өйләнеп, тормышын Татарстанда корган.

1993 елда ул студентлар алмашу проекты буенча Татарстанга килеп, Алабуга педагогика университетында татар филологиясе факультетында (яки татар-инглиз теле бүлегендә) белем алган. Диплом эшен Төркиядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнеп язган. Эскишехиргә барып, татар авыллары турында мәгълүмат туплаган.

Иҗаты үзгәртү

Бик күп еллар Татарстанда яшәп, телне үзләштерү, сеңдерү бәхетенә ирешеп, үзенең киләчәк эшчәнлеген татар теле, әдәбияте белән бәйли.

Фатыйх Котлы беренче чиратта татар теленнән төрек теленә тәрҗемәче буларак билгеле.

Тәрҗемәче-язучы шушы еллар эчендә уннан артык хикәя һәм күренекле язучыбыз Аяз  ГыйләҗевнеңӨч аршын җир” повестен төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарган. “Өч аршын җир” төрек укучысы тарафыннан аеруча  яратып кабул ителгән,  әсәрнең беренче басмасы тиз арада сатылып та беткән. Хәзер инде аны 3 нче тапкыр бастырып чыгарганнар. Шунысын да әйтик, Төркиядә бу повесть төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы тәрҗемә буларак та билгеләп үтелгән.

Классикларыбыз Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», Шәриф Камалның «Буранда» әсәрләрен, Разил Вәлиев шигырьләрен төрекчәгә уңышлы тәрҗемә итеп бастырган. 2005 елда Төркиянең "Замбак" нәшрияте үтенече буенча өч дус, татар хикәяләрен сайлап тәрҗемә итеп, "Васыять" дигән китап чыгарган. Анда Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Шәриф Камалның "Буранда", "Уяну" дигән хикәяләрен тәрҗемә иткән. Тагын 2 елдан төрек телендә "Зәңгәр сагыш" дигән шигырь китабы да дөнья күрә. Басмага шагыйрь Разил Вәлиевнең 60 шигыре кергән.

Якташы, төрек шагыйре Җаһит Зарифоглуның (1940-1987) балалар өчен язылган «Yürek Dede ile Padişah» (тат. Йөрәк бабай һәм падишаһ) (1984) хикәятен татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып чыгара (2010).

2009 елда ул Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлшат, кызы Рауза, улы Ихсан.

Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә яшәгән әнисе Шөкран Котлы Төркиядә 2023 елның февралендә булган җир тетрәү вакытында үлгән. Укытучы булып эшләүче сеңлесе фаҗига булган көнне кизү торганлыктан, эш урынында калган, ул исән.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Люция Хәбибуллина. Фатиһ Кутлу югалту кичерде. «Ирек мәйданы», 16.02.2023 № 6 (647), 9нчы бит.
  2. Рузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ (Фатыйх Котлы тәрҗемәсе; Х. Миңнегулов кереш сүзе белән). К.: «Ихлас», 2010. ISBN 978-5-904735-41-8