Фатих Кәрим музее (Ает)

Фатих Кәрими музее белән бутамагыз

Фатих Кәримнең
музей-йорты
Нигезләү датасы 1971
Урын БР, Бишбүләк районы,
Ает, Ф. Кәрим ур., 40
Директор Рәйсә Камил кызы Хафизова

Фатих Кәрим музееБР Бишбүләк районы Ает авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). 1971 елдан — халык музее, 2006 елдан — муниципаль музей. Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйре Фатих Кәримнең (Фатих Әхмәтвали улы Кәримов, 19091945) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих үзгәртү

Музей 1971 елның 19 июнендә, Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан ачыла. Музейга нигез салучы — Ает урта мәктәбенең татар теле укытучысы Хәтирә Сәмигулла кызы Гыйззәтуллина. Музейны ачу тантанасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова (Казан), танылган шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев һ. б. Уфа, Казан язучылары катнаша.

1999 елда Фатих Кәримнең тууына 90 ел тулуга музейның яңа кирпеч бинасы төзелә. ТР президенты М. Ш. Шәймиев музейга келәм бүләк итә[1].

2007 елда музей бинасы янәшәсендә Фатих Кәримнең бюсты куела. Авторы — БР атказанган рәссамы, БР С. Юлаев исемендәге премиясе лауреаты Хәниф Мирзаһит улы Хәбибрахманов.

2019 елның маенда ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев музейны ремонтлау һәм киңәйтү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздыра[2].

Музей мөдирләре үзгәртү

  • 1971 Рәзимә Зәйнулла кызы Сәмигуллина
  • 19721992 Сәймә Тимергали кызы Хәйруллина
  • 19952004 Рәшидә Камил кызы Латыйпова
  • 19921995, 2004х. в. Рәйсә Камил кызы Хафизова, 2016 елда БР Башлыгы гранты иясе.

Экспозицияләр үзгәртү

Музей экспозициясен БР милли музее рәссамнары бригадасы эшләгән. Музейның гомуми мәйданы 62.4 кв.м, экспозиция мәйданы – 43.6 кв.м. Экспонатлар 500 дән арткан.

Музейга экспонат итеп Фатих Кәрим хатларының төп нөсхәләре, фотосурәтләре, кулъязмалары, шәхси әйберләре (күлмәге, галстугы, кара савыты), сирәк китаплары тапшырылган[3].

2011 елда музейда Аетның күренекле кешеләренә, Фатих Кәрим премиясе лауреатларына, 2012 елда Илдар Гыймаевка (район башлыгы булып эшләгән) багышланган махсус экспозицияләр булдырыла.

Шагыйрьнең бертуган абыйсы, шагыйрь Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвали улы Кәримов, 19011937) турында материаллар тупланган. Музейда экскурсия вакытында аның сүзләренә язылган «Назлы гөлкәем» җыры яңгыратыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

2018 ел — Музей «БР иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» дип таныла һәм БР Башлыгы грантына лаек була.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ленар Гобәйдуллин. Фатих Кәримнең музей-йорты. «Казан утлары», 2019 ел, май, 181нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Музей Фатиха Карима. МАУК Бижбулякское музейное объединение(рус.)
  2. Василь Шайхразиев провел совещание по вопросу ремонта музея Фатиха Карима 2019 елның 27 май көнендә архивланган.. miras-hmao.ru, 7.05.2019(рус.)
  3. Музей Фатиха Карима. Литературна карта БР(рус.)