Фармакология (гр. pharmakon дару + logos тәгълимат) — дару матдәләренең организмга йогынтысын өйрәнә һәм аларны куллану күрсәткечләрен, ысулларын һәм шартларын билгели торган фән.

Фармакология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак показания[d], противопоказания[d], Клеточный рецептор[d], биологически активные вещества[d] һәм эффект[d]
 Фармакология Викиҗыентыкта

Баштарак Ф. дару матдәләре турындагы барлык мәгълүматларны да колачлаган; алга таба аннан фармацевтика фәннәре: фармакогнозия, фармация, фармацевтик химия аерылып чыккан. Бүгенге Ф. — күпчелек дару матдәләренең тере организмнарга йогынтысын өйрәнә торган эксперименталь, биологик фән. Медицина һәм ветеринария Ф.ләре бар. Медицина Ф.сенең бурычы — кешедәге авыруларны кисәтү, дәвалау өчен дару матдәләренең йогынтысын өйрәнү һәм аларны эзләү. Ветеринария Ф.се дару матдәләренең хайван организмына йогынтысын (фармакодинамика), аларны терлек авыруларын профилактикалау (фармакопрофилактика) һәм дәвалау өчен куллануны өйрәнә.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.