Фаек Мөхәмәтҗанов

Мөхәмәтҗәнов Фаек Тимерҗан улы (10 март 1921 ел2 июнь 2009 ел) — башкорт шагыйре, журналист. 1943 елдан — КПСС, 1957 елдан — СССР Журналистлар берлеге, 1982 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елдагы совет-япон сугышында катнашучы. 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985), "Кызыл Йолдыз" (1945) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1976) орденнары кавалеры. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Фаек Мөхәмәтҗанов
Туган 10 март 1921(1921-03-10)
Зур Бадрак, Бөре өязе, Уфа губернасы, РСФСР
Үлгән 2 июнь 2009(2009-06-02) (88 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Фаек Тимерҗан улы Мөхәмәтҗәнов 1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Борай районы) Зур Бадрак авылында туган.

Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елда совет-япон сугышында катнаша.

Сугыштан соң мәктәптә военрук, электровоз машинисты була. Сахалин өлкәсендә парторг, диспетчер, шахта начальнигы ярдәмчесе булып эшли. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1954-1981 елларда «Совет Башҡортостаны» гәзите журналисты була, бер үк вакытта 1956-1958 елларда һәм 1960-1981 елларда бүлек мөдире вазифасын үти.

2009 елның 2 июнендә Уфада вафат була.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

«Оста малай» исемле тәүге китабы 1960 елда нәшер ителә. Фаек Мөхәммәтҗанов 11 шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы, шул исәптән — «Күңел көзгесе» (1972), «Әнкәемнең куллары» (1981), «Көзләремнең багам күзенә» (1991) һ.б.

Китаплары үзгәртү

  • Яраткан гадәт: шигырьләр. — Уфа, 1988.
  • Җир эндәшә: шигырьләр, поэмалар. — Уфа, 2001.
  • Туган ягым җылысы: шигырьләр. — Уфа, 2006.
  • Батырлык эзе: шигырьләр, поэмалар. — Уфа: Китап, 2008. — 140 с. ISBN 978-5-295-04501-1

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)
  • «Хөрмәт билгесе» ордены (1976)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1981)

Хәтер үзгәртү

2011 елның 2 апрелендә Зур Бадрак авылы мәдәният йортында шагыйрьгә багышланган әдәби музей ачылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Фаик Мухаметзянов // Антология поэзии Башкортостана. Голоса веков / сост. Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. — Уфа, 2007. — С. 196.
  • Кульмухаметова М. Поэт большой души : поэту-фронтовику Фаику Мухамедзянову — 85 лет // Истоки. — 2006. — 22 марта (№ 12). — С. 5.

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү