Фагоцитоз
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Фагоцитоз (грекча «фагео» — йоту, «цитоз» — күзәнәк) — күзәнәкнең органик матдәләрнең эре молекулаларын, хәтта тулы күзәнәкләрне йотуы.
Бу процесста турыдан-туры плазматик мембрана катнаша. Фагоцитоз юлы белән иң түбән төзелешлеләр тукланалар. Умырткалы хайваннарның кайбер күзәнәкләре генә фагоцитозга сәләтләрен саклаган. Мәсәлән, кешедә ак кан тәнчекләре — лейкоцитлар. Авыру тудыручы микроорганизмнарны эләктереп алып, «ашап», алар безне күп кенә инфекцияләрдән саклыйлар.
Чыганаклар үзгәртү
- Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.