Уэли Маурер (алман. Ueli Maurer, 1950 елның 1 декабре, Швейцария, Цюрих кантоны, Ветцикон) — швейцарияле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2013 елда һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Швейцария президенты. Швейцариянең уң консерватив Халык фиркасе вәкиле.

Уэли Маурер
Швейцария президенты
Вазыйфада
2019 елның 1 гыйнвары – 31 декабре
Дәвамчысы Дидье Буркхальтер
Туган 1 декабрь 1950(1950-12-01) (73 яшь)
Швейцария байрагы, Швейцария, Цюрих кантоны, Ветцикон

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 1 декабрендә Швейцариянең Цюрих кантоны Ветцикон шәһәрчегендә керәстиян гаиләсендә туган. Бухгалтер белеме алган.

1983 елда Цюрих кантон парламентына, 1991 елда ил парламентына сайлана.

19962008 елларда илнең иң эре фиркасе — Швейцариянең халык фиркасе рәисе.

19942008 елларда Цюрих кантоны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре берлеге җитәкчесе.

2008 елда Швейцариянең Федераль шурасына (хөкүмәт) сайлана: башта илнең оборона, халыкны саклау һәм спорт министрлыгын җитәкли, 2016 елдан финанс министры, 2013 елда илнең президенты, 2018 елда вице-президент.

2019 елга президент сайлау үзгәртү

Федераль шураның ике палатасының 2018 елның 5 декабрендә узган уртак җыелышында 2019 елга Швейцария  Швейцария президенты итеп сайлана. 2019 елга вице-президент итеп юстиция һәм полиция министры Симонетта Соммаруга ханым сайланган (Швейцариянең дүрт фиркале коалицион хөкүмәтендә Социал-демократик фирка вәкиле). Сайлаулар барышы онлайн-режимда парламент сайтында трансляцияләнә.

Швейцария президенты үзгәртү

Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, алты баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү