Уфа II шәһәрчеге (яки Башкорт, Паскерти , Башкирти) — Уфа шәһәренең үзәгендә, хәзерге Пушкин — Яңа күпер — Салават Юлаев проспектының башында урнашкан борынгы шәһәрлек. Бу шәһәрлек урынында I гасырда ук кешеләр яшәгән һәм ул XV—XVI гасырларга кадәр сакланган.

Испан картографы Меркаторның 1554 елгы картасында Паскерти шәһәре[1].

Казынулар барышында монументаль архитектура объектлары: нигезенең киңлеге 10 метр, биеклеге 4-5 метрга җиткән көчле дивар, тирән һәм киң чокыр, туры почмак һәм тирмә рәвешендәге торак эзләре, уртача киңлеге 2 метр, озынлыгы 50 метрдан артык агач күпер, тимер һәм бакыр эретү урыны, алтын остасы остаханасе калдыклары табылды.

Хезмәт кораллары, ташаяк, бизәү һәм корал әйберләре һәм башкалардан, шул исәптән Х–ХIV гасырлардагы 19 көмеш тәңкәдән торган матди мәдәният әйберләреннән зур тупланма җыелган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Mercator and Hondius (loth Ed., 1630) and N. Sanson (1650) show Jorman on the south of the Kama R., Pascherti in the position of Ufa, the present head-quarter of the Bashkirs, Sagatin (= Fachatim of the text) at the head of the Ufa River, Marmorea on the Bielaya south of Ufa». — Cathay and the Way Thither: Being a Collection of Medieval Notices of China, Chʻeng-wen Publishing Company, 1967. Henri Cordier