Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары

«Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» (рус. «Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта») — татарлар, башкортлар, типтәрләр, бакалыларның, нагайбәкләрнең халык музыка ижатына багышланган гыйльми басма. 1897 елда Санкт-Петербургта Император Фәннәр академиясенең басмаханәсендә, «Император Фәннәр академиясе язмалары»ның 2нче томында басылган.

Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары
рус. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта

Автор:

С. Г. Рыбаков

Жанр:

юлъязма

Оригинал теле:

рус теле

Нәшер итүче:

Император Фәннәр академиясе;
«Китап» нәшрияты

Чыгарылыш:

1897;
2012

Битләр:

335

Тарих үзгәртү

Рус география җәмгыяте кушуы буенча С. Г. Рыбаков тарафыннан 1893-1894 елларда Көньяк Урал буйлап экспедиция вакытында тупланган материаллар нигезендә төзелә.

Китап — Урал төрки халыкларының музыка фольклоры буенча революциягә кадәр беренче һәм бердәнбер академик басма булып тора.

Эчтәлек үзгәртү

«Уралның руслардан башка милләт халыкларының хәзерге хәле һәм көнкүреше турында очерклар» (рус. Очерки быта и современного состояния инородцев Урала) һәм «Урал мөселманнарының иҗат әсәрләре» (рус. Произведения творчества уральских мусульман) бүлекләреннән торган кереш өлешендә халык музыкасы турында мәгълүматлар бирелә.

«Уралның руслардан башка милләт халыкларының басма иҗаты үрнәкләре» (рус. Образцы книжного творчества инородцев Урала) бүлегендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр тикшерелә; ноталар бүлегенә җырлар һәм инструменталь көйләр (204, шуларның 128 — курай өчен) кертелгән;

Китап «Урал мөселманары арасындагы җырчылар һәм музыкантлар (сәяхәт очерклары)» рус. Певцы и музыканты среди уральских мусульман (очерки путешествия)) бүлеге белән тәмамлана.

Җыентыкка кушымталарда экспедиция маршрутларының картасы, калмык, казакъ, әрмән халыкларының, казан һәм әстерхан татарларының җырларын һәм көйләрен туплаган «Азия музыка атналыгы»ның («Азия музыка журналы», 1816), Орск өязе 2нче Эткол авылында башкорт курайчысы К. Гобәйдуллинның портреты бирелгән.

Һәр җырчы һәм курайчының репертуарын, аларның тышкы кыяфәтен һәм әйтү манерасын, тыңлаучыларның ничек кабул итүен, җырлау урынын һәм шартларны (төнге учак янында, трактирда, туйда һ. б.) сурәтләү XIX гасыр музыкасын һәм көнкүрешне ачык күз алдына бастыра.

2012 елда басма «Башкортстанның З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты» нәшриятындә яңадан бастырып чыгарыла.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү