Ураза гаете, 1431Хиҗри тәкъвиме буенча 1431 елда билгеләнгән Ураза гаете. Милади тәкъвиме буенча ул 2010 елның 9 сентябренә туры килгән. Кайбер илләрдә исә бәйрәм 10 сентябрь көнне билгеләнгән.

Татарстан үзгәртү

Пәнҗешәмбе көненә туры килгән бәйрәм вакытында иртән Казан мәчетләренә меңнәрчә кеше гает намазына килде. Казанның үзәк мәчете Кол Шәрифкә һәр елдагыча 5 меңнән артык мөселман җыелды.

Бәйрәмне Татарстан мөфтие Госман Исхакый алып барды. Кол Шәриф мәчетендә барган бәйрәмне Татарстан — Яңа гасыр телекомпаниясе трансляцияде.

Сылтамалар үзгәртү