Уйгур әдәбиятына уйгыр телендәге, иске уйгур, гарәп һәм латин әлифбасы белән язылган әдәбият карый.

1917 елда совет уйгур (Урта Азиядә) һәм чит ил уйгырларының (Көнчыгыш Төркистан) әдәбияты үсеш ала. Уйгур халкы зур күләмдә халык иҗаты булдыра: җырлар һәм халык шигырьләре, әкиятләр, дастаннар, тарихи җырлар, риваятләр һ. б. Уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов төрки-уйгыр тормышыннан беренче әдәби әсәр итеп Габделгазиз Монасыйб язган «Таранчы кызы» романын атый: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы беренче тапкыр бирде...”.[1] Гасырлар дәвамында уйгур кабиләләре (ә соңрак халык) - уртаазиат, һинд һәм кытай мәдәнияты тәэсирендә булалар, бу тәэсирләр уйгур мәдәниятенә һәм уйгур әдәбияты формалашуга эз калдыралар.

Бөек Октябрь инкыйлабы 1917 елыннан соң беренче елларында, СССР да яши торган уйгурларның икътисадында һәм мәдәниятендә зур үзгәрешләр була. Газет, журналлар артыннан уйгур язучыларның әсәр җыентыклары күренә башлый. “Иртә нуры” дип исемләнгән беренче күмәкле җыентык 1930 елда басылып чыга. Г. Мөһәммәди, Т. Хасанов шигырьләре, Н. Искәндәров, Н. Исраилов әсәр җыентыклары басылап чыга. Уйгур язучылары яңа, киң массалар белән өзелми бәйләнгән социалистик риалызмы әдәбиятын булдыралар. Яшь уйгур әдәбияты рус һәм башка халык әдәбият йогынтысыннан үз юлын башлый һәм шул ук вакытта үз традицион классик әдәбиятләренә һәм фолклорына таяна. 40-нчы еллардан башлап уйгур әдәбияты иҗат активлыгына һәм иҗат фикере артуына ирешә. Яңа чынбарлыкны сүрәтләү, уйгур халкының үткәнен аңлау һәм хәзерге чор чит ил уйгурының тормышын яктырту – 20-нче елларда ук барлыкка килгән, бу өч тематик сызык.

1931-33 елгы баш күтәрүне җиңүдән соң Чит ил уйгур әдәбияты беренче адымнарын ясый башлый. 1932 елдан башлап Көнчыгыш Төркестанда совет уйгур әдәбиятына нигез салган Мөһәммәди әсәрләре киң таралыш ала. Чит ил уйгур әдәбияты башында торганнар: Латфулла Муталлип (1925-1945), Ним Шаһид (т. 1906), Хамраев Мумин (1908-1955), Зуннун Кадыри (т.1915), Нур Бусаков (1920-1952). “Өч виләт” инкыйлабын җиңгәннән соң (1944-46) һәм КХР игълан ителгәннән соң беренче елларны беренче уйгур басмаханәләре барлыкка килә, беренче китаплар дөнья күрә. 1950 елда әдәбият һәм сәнгать берләшмә хәзерлек комитеты оеша, ә 1953 елда берләшмә үзе оешып бетә; “Тарим” исемле иҗтимагый-әдәби җурнал чыга башлый. 1961 елда “Шинҗан әдәбият сәнгати” исемле журнал оеша. 1957 елның маенда беренче уйгур (Синцзян) язучыларның корылтае үтә.

Искәрмәләр үзгәртү