Угандада ислам

Угандада дин

Угандада ислам (ингл. Islam in Uganda, суах. Uislamu nchini Uganda, гарәп. الإسلام في أوغندا‎) ― азчылык дине. 2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Угандада ислам динен халыкның (42,7 млн кеше, 2018 елга) 13,7 % ы тоткан[1]. Пью тикшеренү үзәге 2014 елда исәпләп чыгарганча[2], угандалыларның 11,5 % ы – мөселманнар. Аларның зур күпчелеге сөнниләр, аз санлы шигыйлар (7 %), әхмәдияләр (4 %) бар[3]). 2009 ел өчен бастырылган хисап нигезендә, Уганданың көнчыгышында Иганга округында(ингл.) мөселманнарның иң югары проценты исәпкә алынган[4].

Уганда милли мәчете(ингл.) (2007―2013 елларда Каддафи мәчете) ― Африкада Сахарадан көньякка иң зур мәчетләрнең берсе
Ил башкаласы Кампала мәчете

Уганда ― Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы.

Тарих үзгәртү

XIX гасыр үзгәртү

Ислам дине Угандага төньяктан (Мисырдан һәм Госман империясеннән) һәм Көнчыгыш Африка яр буе сәүдәсенең эчке элемтәләре аша XIX гасыр урталарында килә. Мөселман суахили һәм Занзибарның гарәп сәүдәгәрләре 1840-еллардан башлап, утлы корал, дары, тоз һәм тукымалар (алмашка фил сөяге һәм коллар) белән сәүдә итү өчен Угандада (Буганда) төпләнеп кала башлый. 1844 елны беренче мөселман гарәп сәүдәгәре Әхмәд бин Ибраһим Буганда короле сараена килеп җиткән[5]. Шулар йогынтысында 1856―1884 елда Уганда солтаны (кабака) булган Мутес I(ингл.) (1837—1884) 1871 елда ислам кабул иткән [6].

Бәйсезлеккә ирешкәннән соң үзгәртү

Дине буенча мөселман Иди Әмин(ингл.) түнтәрелеш ясап, хакимияткә килгәч, аңа карата лояль булган мөселман кавемнәрен һәм Судан белән чиктә яшәүче башка мөселманнарны, шулай ук Суданнан күчеп килүчеләрне армиягә гаскәриләр итеп ала башлый [7]. 1972 елда йөз мең һиндстанлының илдән куылуы Уганданың мөселман халкын шактый киметкән. Иди Әмин чорында мөселман җәмгыяте Ливиядән һәм Согуд Гарәбстаныннан акчалата ярдәм алган.

1979 елда Иди Әмин бәреп төшерелгәч, аның яклы мөселманнар эзәрлекләүгә дучар булган. 1979 елда президент итеп билгеләнгән Юсуф Луле(ингл.) шулай ук мөселман булган.

Угандада Элгон тауларыннан ерак түгел Мбале(ингл.) шәһәрендә Ислам университеты(ингл.) урнашкан.

Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме илнең милли бәйрәмнәре исемлегенә кергән.

2002 елгы җанисәп үзгәртү

 
Угандада авыл мәчете

2002 елгы җанисәп мөселманнарның ил халкының 12,1 % ын тәшкил итүен күрсәткән [1].

Төбәк исеме % Мөселманнар
Үзәк төбәк 18.4%[8]
Көнчыгыш төбәк 17.0%[8]
Төньяк төбәк 8.5%[8]
көнбатыш төбәк 4.5%[8]
Барлыгы 12.1%

Юмбе округы – мөселман күпчелеге булган бердәнбер өлкә (76 %). Мөселманнар Мюга (36 %) һәм Иганга (34 %) округларында шактый азчылыкны тәшкил итә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 2002 Uganda Population and Housing Census - Main Report (PDF). Uganda Bureau of Statistics.
  2. Global Religious Diversity: Appendix 2, Religious Diversity Index Scores and Religious Adherents by Region and Country. Pew Research Center (4 April 2014).
  3. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (9 August 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-12-09 тикшерелгән.
  4. United States Department of State (26 October 2009). Uganda. International Religious Freedom Report 2009.
  5. Kasozi, A.B.K., 1994. Social Origins of Violence in Uganda, 1964-1985
  6. Мтеза / ЭСБЕ
  7. Nantulya Paul, Exclusion, Identity and Armed Conflict: A Historical Survey of the Politics of Confrontation in Uganda with Specific Reference to the Independence Era 2006 елның 4 октябрь көнендә архивланган., (2001) Konrad Adenauer Stiftung
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 2002 Uganda Population and Housing Census - Population Composition (Household Composition, Religious and Ethnic Composition and Marriage) (PDF). Uganda Bureau of Statistics.