УСАЛ

татар рэп җырчысы

Назыйм Исмәгыйлев, Назыйм Нәҗип улы Исмәгыйлев (иҗади псевдонимы — УСАЛ; 1986 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — татар рэп-башкаручысы, дизайнеры һәм каллиграфы. İttifaq рэп-төркемендә катнашучы.

УСАЛ
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Назыйм Нәҗип улы Исмәгыйлев

Туу көне

1986(1986)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия Русия

Һөнәрләр

җырчы

Жанр

рэп, ню-метал[1]

Коллектив

İttifaq

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1986 елда Казанда туган. Башта тулай торакта яшәгән, аннары әти-әнисе белән фатирга күченгән. Галим һәм каллиграф Нәҗип Нәккашның улы. Әтисенең эшчәнлеге Назыймга тәэсир иткән. Ул шулай ук каллиграфия белән мавыккан һәм готика рәсеме ясый башлаган. Сәнгать мәктәбенә йөрәгән. Тугызынчы сыйныфта укыганда, коймаларга һәм диварларга граффити рәсеме ясаган.

КДАТУга, инженер-архитектура факультетына укырга керергә теләгән, ләкин булдыра алмаган. Казан дәүләт мәдәният институтына, декоратив-кулланма сәнгатькә киткән, анда ике ел чүлмәкчегә укыган. Әмма соңрак КДАТУга кайтырга тәкъдим алган, ул аннан файдаланган. Университетны тәмамлаганнан соң, бер ел дәвамында эш булмау сәбәпле, бернәрсә белән дә шөгыльләнмәгән, ә аннары дизайнер булып урнашкан.

2013 елдан каллиграфия белән шөгыльләнә[2].

Иҗаты үзгәртү

Тере чыгышларда УСАЛ шул ук исемдәге төркем белән чыгыш ясый. Бергә алар AWAZ, Ural Music Night, «Дикая Мята» һәм Tat Cult Fest фестивальләрендә булганнар[3]. «Син әзерме?» җырына Байбулат Батулла төшергән клипы аеруча танылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • УСАЛ Ural Music Night сайтында