Төмән башы (төмән би) — сугыш вакытында ун меңле гаскәр җитәкчесе, 10 мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күпсанлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән[1].

Кайбер шәхесләр зур дәрәҗәгә ирешкәннәр. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Нугай белән Мамай әнә шундыйлардан санала. Бераз соңрак яшәгән Идегәй исә олуг шәхес буларак сугышларда да, сәясәттә дә искиткеч батырлык күрсәтеп, атаклы дәүләт эшлеклесенә әверелә — татар халкы аңа багышлап дастан да чыгара.

Чыганак үзгәртү

  • Темник // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890–1907.
  • Веселовский Н. И. Хан из темников Золотой орды Ногай и его время. — М., 1922.

Искәрмәләр үзгәртү