Төймәчәчәк (лат. Cicerbita) - чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы Цицербита сүзе итальян телендә "цикорийга охшаган" дигәнне аңлата, һиндыба белән чагыштырыла. [1]

Төймәчәчәк
Халыкара фәнни исем Cicerbita Wallr., 1822
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(1)[d]

 Төймәчәчәк Викиҗыентыкта

С. alpina

Таралуы

үзгәртү

20-25 төре билгеле, Евразия, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – Урал төймәчәчәге (C. uralensis) Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда үсә.

Тасвирлау

үзгәртү

80-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска. Сабагы куыш, буразналы. Аскы яфраклары зур, сөңге-йөрәксыман, озын сапларда, өскеләре – утырма, ланцетсыман. Чәчәкләре телчекле, зәңгәр-шәмәхә төстә, калкан-себеркәч чәчәк төркемендә. 5-30 чәчәге булырга мөмкин. Җимеше – орлыкча. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Куллану

үзгәртү

Декоратив, баллы үсемлек.[2]

Систематика

үзгәртү

Бу ыруг үсемлекләре 1822 елга кадәр Lactuca салат ыругына кертелгән, [3] алар җимеш морфологиясенә нигезләнеп аерылган. [4] Ыругны билгеләү мәсьәләсе һаман да ябылмаган.

Төрләре

үзгәртү

Cicerbita ыругында түбәндәге төрләр таныла: [5]

 

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Scartezzini, F., et al. (2012). Domestication of alpine blue-sow-thistle (Cicerbita alpina (L.) Wallr.): six year trial results. Genetic Resources and Crop Evolution 59(3) 465-71.
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tjmchchk Онлайн - энциклопедия Tatarica
  3. Chu, S. (1991). On circumscription of the genus Cicerbita Wall., and two new genera of Compositae from Sino-Himalayan Region. 2014 елның 26 ноябрь көнендә архивланган. Acta Phytotaxonomica Sinica 29(5) 394-417.
  4. Bano, R. and M. Qaiser. (2010). The genus Cicerbita Wallr. (Cichoriae-Asteraceae) in Pakistan and Kashmir. Pakistan Journal of Botany 42, 35-56.
  5. Cicerbita Wallr. | Plants of the World Online | Kew Science (en). Plants of the World Online. 7 November 2023 тикшерелгән.