Тәнзилә Үлмәсбаева

Үлмәсбаева Тәнзилә Абдулла кызы (14 март 1963 ел) — радиожурналист, Рәсәйнең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1999). Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003), Шәһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясе лауреаты (2006).

Тәнзилә Үлмәсбаева
Туган 14 март 1963(1963-03-14) (61 яшь)
Мәләвез районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре әсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2014), Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003), Шәһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясе лауреаты (2006).

Биографиясе үзгәртү

Тәнзилә Абдулла кызы Үлмәсбаева 1963 елның 14 мартында Башкорт АССРның Мәләвез районы Баш Әлмәс авылында туган. Хәзер ул авыл Әлмәс атамасын йөртә, Башкортстан Республикасының Күгәрчен районына карый.1988 елда Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1981-1982 елларда Күгәрчен районының «Хезмәткә дан» газетасы хәбәрчесе
  • 1988 елдан — «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре.
  • 1995 елдан бирле «Даирә» иҗади берләшмәсе җитәкчесе
  • 2000 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесенең радио тапшырулары студиясендә баш мөхәррир.

Замандашлар турында тапшырулар җитештерүче «Мөсафир» иҗади берләшмә җитәкчесе, кызык язмышлы кешеләр һәм әхлакый кыйммәтләр турында «Шәмчырак», «Даирә» радио тапшырулары авторы һәм алып баручысы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Өстәмә мәгълүмат үзгәртү

  • Ире ― Әхәт Мортазин (1959―2018), 1986-2018 елларда Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009). Улы Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары булып эшли, кызы Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты дипломын алган, аның республика башкаласында үз бизнесы бар.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү