Шаһиев Тәлгать Мөхәммәтгали улы 1947 елның 15 августында Күлле Киме авылында туа.

Тәлгать Шаһиев
Туган телдә исем Тәлгать Мөхәммәтгали улы Шаһиев
Туган 15 август 1947(1947-08-15) (76 яшь)
ТАССРның Әтнә районы Күлле Киме авылы, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре табиб, үзешчән театр артисты

1965 елда хәрби хезмәткә алына һәм Сарытау өлкәсендә 3 ел хезмәт итә.

1969 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә.

Укуын тәмамлаганнан соң Тәлгать Мөхәммәтгали улы Әтнәбезгә әйләнеп кайта һәм больницада теш табибы булып эшли башлый.

Халык театрында уйнаган рольләре:

Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”ы – Гыйльманов

Туфан Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”

Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасы белән Бөтенсоюз фестивале лауреаты һәм өченче мәртәбә Бөтенроссия смотры лауреаты. Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре белән Республика смотрында лауреат.

Искәрмәләр үзгәртү