Түгәрәктәге туп татар халык уены.

Түгәрәктәге туп
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык
төрлечә

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уенчылар бер түгәрәк ясап басып торалар. Уртага бер уенчы керә. Сигнал бирелү белән, барысы да җиргә тезләнәләр һәм кулларындагы тупны бер-берсенә ыргыта башлыйлар. Уртада калган кеше ничек булса да ул тупны тотарга карый. Әгәр дә уртадагы уенчы тупны эләктереп алса, иң соңгы тапкыр тупны кем ыргыткан булса, шул түгәрәк эчендәге кешене алмаштыра.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү