Туым җондызыКазанда уза торган яшь керәшен татарлары җырлары фестивале.

2011 елдан фестиваль Татарстан дәрәҗәсенә күтәрелә.

«Туым җондызы» төбәкара чара булып тора. Катнашучылар Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Зәй, Мамадыш, Кайбыч, Чистай районнарыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртиядан килә. Фестивальдә 13 яшьтән алып, 30 яшькә кадәр булган җырчылар катнаша ала.

Фестивальне Татарстан һәм Казан керәшен оешмалары үткәрә.

2011 елда фестиваль беренче тапкыр сайлап алу туры белән уза. Сынау турында беренче урынны алучылар, лауреатлар Гала-концертта катнаша. Яшьләрне фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, шагыйрә Луиза Янсуар, Камал театры артисты Наил Дунай, керәшен киеме белгече Валентина Максимова бәяләгәннәр.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү