Туран диннәре (башка атамасы скифо-сармат дине, сакларның дине) — иртә тимер гасыры чорында Һиндукуштан Кара Диңгез буена кадәр көтүче Ирани кабиләләр (скифлар, сарматлар, саклар) арасында колач алган дини һәм мифологик карашлар. Туранлыларның дини карашлары маздаизмга барып тоташа, әмма туранлыларда Ахура Мазда иң олы Илаһ буларак түгел, ә гомуми борынгы Иран пантеонының башка Илаһларының күплегеннән берсе буларак ихтирам ителә.

Скифларның дини карашлары үзгәртү

Скифларның Илаһлары һәм йолалары турында иң кыйммәтле мәгълүматны Геродот бирә. Геродот вакытлары скиф динен кабиләнеке, милли-дәүләт дине барлыкка китерү тенденциясенә ия буларак сыйфатландырырга мөмкин. Иң олы Илаһларының гомумскиф пантеоны аерыла башлаган, аның башында Табити — Папай — Апи триадасы торган. Геродот сүзләре буенча, скифлар иң күбесе йорт учагы һәм ут Алиһәсе Табити (Гестияне) ихтирам иткәннәр. Бу изге стихия буларак утны ихтирам итү барлык һиндоевропа һәм бигрәк тә һиндоиран халыкларына хас.

Сарматларның һәм аланнарның дини карашлары үзгәртү

Сарматларның пантеонында җиде Илаһ булган дип фараз ителә, бу җиде Илаһ культының шәһадәте аланнарда булудан чыгып әйтелә. Архаик рәвештә җиде Илаһны ихтирам итү Авестада да очрый. Нимфодор Сиракузалы (б.э.к. III гасыр) “савроматлар (сарматлар) утка табынганы” турында язган.

Саклар һәм массагетларның дини карашлары үзгәртү

Саклар Авестада туранлылар дип атала. Авеста буенча туранлылар арасында инде Заратуштра тарафдарлары булган (Фриана ыруы). Шуны ук Авестада скиф-сак эпосында мәгълүм Хаошанг һәм Тахма-Уруп риваять каһарманнарның булуы раслый.
Борынгы Иран язучысы Геродот сакларның бер кабиләсе – массагетлар турында искә алганда, алар Кояшка табынганнар дип язган. Хотан-сак телендә «Кояш» urmay-sde (борынгы Иран Ахура Мазда/Ahura-Mazdāh-ның сак чагылышы).

Искәрмәләр үзгәртү