Туниста ислам

Туниста дәүләт дине

Туниста ислам (гарәп. الإسلام في تونس‎) ― дәүләт дине. АКШ Дәүләт департаментының 2014 елгы мәгълүматы буенча, ил халкының (11, 8 млн кеше, 2020 елга) 99 % ы ― мөселманнар (зур күпчелеге Мәлики мәзһәбе [1] сөнниләре) [2][3]. Тунис Конституциясе: «илнең дәүләт дине ― ислам», «хөкүмәт ― дин сакчысы», дип билгели һәм сайланган Тунис президентының мөселман булуын таләп итә [2].

Тунис дәүләт флагында сурәтләнгән ярымай һәм йолдыз исламның традицион символлары булып тора
Ил башкаласы Туниста Әз-Зәйтүнә мәчетенең(ингл.) манарасы һәм ишегалды. VII гасыр ахырында Өмәвиләр чорында нигез салынган

Гомуми күзәтү үзгәртү

Туниста мөселманнарның күбесе сөнни Мәлики мәзһәбенә карый. Туниста суфичылык тәрикатьләре йогынтысы зур булган, ил бәйсезлек алгач, аларның күбесе илдән чыгып киткән [4], илдә зур булмаган суфичылык җәмгыятләре яшәп килә. Рамазан бәйрәме вакытында суфыйлар, дини биюләр башкарып, мәдәни чаралар үткәрә.

Хөкүмәт һәм ислам үзгәртү

2014 елның гыйнварында кабул ителгән ил Конституциясе «исламны ― дәүләт дине», «хөкүмәтне ― дин сакчысы» буларак билгели һәм сайланган Тунис президентының мөселман булуын таләп итә [2]. Конституция дин тоту, вөҗдан һәм дини йолаларны үтәү иреген гарантияли. Анда шулай ук дәүләтнең сабырлык һәм түземлелек кебек кыйммәтләрне тарату, изге урыннарны саклау һәм тәкъфирне (мөселманнарның башка мөселманнарны көферлектә гаепләүләрен) булдырмау бурычлары күрсәтелгән. Конституция, өченче затларның хокукларын яклау, милли оборона һәм иҗтимагый куркынычсызлык, әхлак һәм сәламәтлек кебек гомуми сәбәпләр нигезендә, дин иреген чикләү мөмкинлеген рөхсәт итә[2].

Хөкүмәт мәчетләрне контрольдә тота, аларга субсидияләр бирә һәм гыйбадәт кылдыручы имамнарга хезмәт хакы түли[2]. Президент илнең Югары мөфтиен билгеләп куя. Дүрт дини бәйрәм: Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Мөхәррәм һәм Мәүлид бәйрәме Тунисның милли бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән[5].

Ислам дини белеме дәүләт мәктәпләрендә мәҗбүри укытыла, урта мәктәп укучылары өчен дини уку программасы шулай ук иудаизм һәм христианлык тарихын (ислам күзлегеннән) өйрәнүне үз эченә ала. Күп еллар Зәйтүнә Коръән мәктәбе (Zeitouna Koranic School) дәүләт милли университетлары системасының бер өлеше булып тора.

Кагыйдә буларак, гражданнарның хокукын шәригать нигезендә аңлату кайбер гаилә эшләрендә генә кулланыла. Кайбер гаиләләр, шәригатьнең мираска йогынтысыннан качып, ата-ана һәм бала арасында сату-алу шартнамәләре төзи, шуның белән уллары һәм кызлары тигез милек алачак, дип гарантия бирә[4].

Тарих үзгәртү

 
Кайруанның Зур мәчете(ингл.) төнлә

Хәзерге Тунис территориясе Өмәвиләр хәлифәте чорында (б. э. 661―750 еллары) Ислам дине йогынтысына эләгә [6]. Өмәвиләр Төньяк Африкада беренче ислам шәһәре булган Кайруанны төзи һәм 670 елда Гукбә мәчетен (Кайруан Зур мәчетен(ингл.)) торгыза [7]. Бу мәчет мөселман көнбатышында иң борынгы манарасы булган иң дәрәҗәле изге урын булып тора [8], ул шулай ук ислам сәнгате һәм архитектурасы шедевры дип санала [9]. 703 елда төзелгән Әз-Зәйтүнә мәчет―университеты Туниста Ислам фәне һәм дәгъват үзәгенә әверелгән.

Тунисның мөселман гарәп идарәчеләре 800―909 елларда Тунис, Триполитания һәм көнчыгыш Алжир белән идарә иткән Әгъләбияләр(ингл.) династиясенә нигез салган [10]. Аның башкаласы Кайруан Мәгърибта, бигрәк тә теология һәм хокук өлкәсендә иң мөһим уку үзәге булып торган [11].

1800–2011 үзгәртү

 
Арьяна(ингл.) шәһәре мәчете

Тунис Европа илләренең көчле колониаль йогынтысында була (Франция протектораты булган Туниста 1945 елда 144 000 колонизатор яшәгән) һәм Төньяк Африка мөселман дәүләтләреннән көнбатыш йогынтысы иң көчле булган (вестернлашкан) ил дип санала [12]. Илнең беренче президенты Хәбиб Бургиба(ингл.) дөньявилык (секулярлык) яклы шәхес була [13]. Ул 1958 елда Әз-Зәйтүнә ислам университетын бетереп, Тунис университетына теология һәм шәригать факультеты итеп куша (2012 елда яңадан университет итеп торгызылган). 1956 елда кабул ителгән Шәхси статус турындагы кодекс күпхатынлыкны (полигамияне) тыя, кыз балалар өчен никахка керү яшен 17 яшькә кадәр арттыра, хатын-кызларга аерылышу мөмкинлеген җиңеләйтә һәм балигъ булмаган кызлар өчен мәҗбүри никахны тыя[14]. Ул шулай ук илнең Бөек мөфтиен билгеләп куя [15].

Аның дәвамчысы Зин әл-Габидин бин Гали (1987―2011) Югары ислам советын оештыра [15]. Ул шулай ук мәчет имамнарының Дин эшләре буенча министрлык тарафыннан билгеләнүләрен таләп иткән. Министрлык еш кына идарә итүче Демократик конституция партиясе әгъзаларын билгели, шулай ук гыйбадәт хезмәтләренең эчтәлеген контрольдә тота [16]. 1988 елда кабул ителгән Закон дәүләт тарафыннан билгеләнмәгән кешеләргә мәчетләрдә һәртөрле чаралар һәм җыелышлар үткәрүне тыя [17]. Хөкүмәт, шәһәр төзелешенең милли кагыйдәләренә туры китереп төзү шарты белән, мәчетләр төзергә рөхсәт иткән, әмма төзелеш тәмамланганнан соң алар хөкүмәт милкенә әйләнгән. Полиция зур сакал йөртүче ир-атларны эзәрлекләгән һәм тоткарлаган, дигән хәбәрләр бар [18].

Революциядән соң үзгәртү

Зин әл-Габидин бин Гали режимы бәреп төшерелгәч, дини эзәрлекләүләр сирәгәя төшә. 1988 елда мәчетләрдә дәүләтнеке булмаган чараларны һәм җыелышларны тыючы канун гамәлдән чыгарыла. 2010―2011 елларда Тунис революциясе(ингл.) барышында Бин Гали кулга алынганнан соң берничә ай дәвамында аның режимы билгеләгән күп кенә имамнар алыштырыла. 2011 елның октябрендә Дин эшләре министрлыгы якынча 400 мәчетне контрольдә тотмавын игълан итә. 2015 ел башына 3000гә якын тунислы Сириягә сугышырга (җиһад) киткән. Күпхатынлыкны рөхсәт итәргә өндәүләр булган. 2013 елда билгеләнгән Бөек мөфти күпхатынлык яклы булуын белдергән. 2013 елның августында Тунис хөкүмәте илнең дөньяви булуы өчен көрәшүче сәясәтчеләр Шөкри Белаид(ингл.) һәм Мөхәммәд Брахмины(ингл.) үтерүгә катнашы бар дип шикләнелгән Әнсар әш-Шәрига(ингл.) радикаль ислам оешмасын «законсыз террорчылык оешмасы» дип игълан итә[16].

2014 елның 16 июлендә исламчылар һөҗүме нәтиҗәсендә 12 гаскәри һәлак булган, премьер-министр канцеляриясе терроризмга каршы көрәш буенча көчләрне координацияләү өчен «кризис бүлекчәсе» булдырган [2]. Тиздән министрлык, «нәфрәт уятуны һәм көчләүне пропагандалауда» гаепләп, ике дини радиостанцияне һәм бер телевизион каналны ябып куя [2]. Исламчыларның туристларга һөҗүм итүе (2015 елда 60тан артык кеше, нигездә, туристлар, үтерелгән) Тунисның туризм индустриясен какшата [19].

2014 елның декабрендә Дин эшләре буенча министрлык Тунистагы барлык мәчетләрне дә яңадан дәүләт контроле астына алган [16].

2017 елда берничә ир-ат ураза вакытында халык алдында ашаган өчен кулга алынган һәм берничә айга төрмәгә ябылуга хөкем ителгән [20].

2017 елдан башлап Тунис мөслимәләре законлы рәвештә мөселман булмаган ир-атларга кияүгә чыга ала.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Naʻīm, ʻAbd Allāh Aḥmad, ed (August 2002). Islamic Family Law in A Changing World: A Global Resource Book. Zed. p. 182. ISBN 9781842770931. https://books.google.com/books?id=Hg0zCFM0fwkC&q=predominate+madhhab+in+tunisia&pg=PA182. Retrieved 25 October 2016. 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 TUNISIA – INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT. International Religious Freedom Report for 2014 United States Department of State (2014).
  3. United States State Department's 2004 Religious Freedom Report
  4. 4,0 4,1 International Religious Freedom Report – Tunisia. U.S. State Department. (2003).
  5. Holidays in Tunisia in 2016.
  6. Spread of Islam (Map)
  7. Davidson, Linda Kay; Gitlitz, David Martin (2002). Pilgrimage: From the Ganges to Graceland : An Encyclopedia. ABC-CLIO. p. 302. ISBN 978-1-57607-004-8. https://books.google.com/books?id=YVYkrNhPMQkC&pg=PA302. 
  8. Bosworth, Clifford Edmund (2007). Historic Cities of the Islamic World. BRILL. p. 264. ISBN 978-90-04-15388-2. https://books.google.com/books?id=UB4uSVt3ulUC&pg=PA264. 
  9. Kairouan inscription as World Heritage. Kairouan.org. әлеге чыганактан 2012-04-22 архивланды. 2021-12-08 тикшерелгән.
  10. Lapidus, Ira M. (2002). A History of Islamic Societies. Cambridge University Press. pp. 302–303. ISBN 978-0-521-77933-3. https://books.google.com/books?id=I3mVUEzm8xMC&pg=302. 
  11. Aghlabids. Dictionary of Islamic Architecture. Archnet. әлеге чыганактан 2011-06-29 архивланды. 2021-12-08 тикшерелгән.
  12. Borowiec, Andrew (1998). Modern Tunisia: A Democratic Apprenticeship. Greenwood Publishing Group.. pp. 4. ISBN 9780275961367. https://books.google.com/books?id=z0cNdMKbukoC&q=tunisia+most+westernized&pg=PA4. Retrieved 21 October 2016. 
  13. Habib Bourguiba: Father of Tunisia, BBC (6 April 2000).
  14. Islamist organization demands Tunisia legalize polygamy (30 August 2012).
  15. 15,0 15,1 Roy, Olivier (1994). The Failure of Political Islam. Harvard University Press. p. 126. ISBN 9780674291416. https://books.google.com/books?id=YEGw8S3ovaoC&q=%22The+Failure+of+Political+Islam%22+%22muslim+world+league%22. Retrieved 2 April 2015. 
  16. 16,0 16,1 16,2 The Radicalization of Tunisia's Mosques (30 June 2014). әлеге чыганактан 2017-05-23 архивланды. 2021-12-08 тикшерелгән.
  17. “La Tunisie veut récupérer les mosquées contrôlées par des radicaux,” Jeune Afrique, March 12, 2014.
  18. International Religious Freedom Report 2006 US Department of State. BUREAU OF DEMOCRACY, HUMAN RIGHTS, AND LABOR]
  19. Gunman kills 39 at Tunisian beachside hotel, Islamic State claims attack
  20. The country where people are forced to observe Ramadan (en-GB), The Independent (2017-06-13).