Тимур Әлибаев

КНИТУ-КАИ ректоры (Казан, Татарстан, Россия)
(Тимур Алибаев битеннән юнәлтелде)

Тимур Әлибаев, Тимур Лазо улы Әлибаев, Тимур Лазович Алибаев (баш. Тимур Лазо улы Әлибаев, 1966 елның 12 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Өрген) ― хуҗалык эшлеклесе, 2023 елның апреленнән А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры (2021 елның 11 маеннан ректор в. б.)[1], 2007 елдан Казанның Яңа Савин районы, 2010―2021 елларда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы, икътисад фәннәре кандидаты (2012). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2014).

Тимур Әлибаев
Туган телдә исем баш. Тимур Лазо улы Әлибаев
Туган 12 март 1966(1966-03-12) (58 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы , Өрген
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре ректор
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале — 2021 Татарстанның атказанган икътисадчысы - 2014

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 12 мартында Башкортстан АССР Учалы районы Өрген авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе ― БДУның филология факультетын тәмамлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әнисе ― мәктәп интернаты тәрбиячесе. Икетуган бабасы ― комбриг Муса Мортазин (ru) (1891—1937).[1]

Урта мәктәпне Учалы районы Уральск авылында «бик яхшы»га тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетына керү теләге булган, баллары җитмәү сәбәпле, ике мәртәбә керә алмаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергән, өченче курстан соң, 1987 елда укуын Казанда дәвам иткән,[1] 1990 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультетын «бик яхшы»га тәмамлаган. Диплом эше буенча фәнни җитәкчесе ― гражданнар сугышы елларында сәяси репрессияләр тарихы буенча белгеч Алтер Литвин. КДУ политэкономия кафедрасында аспирантура узган, гыйльми җитәкчесе ― фән докторы Виссарион Семенов (1932—1993). 2012 елда Мәскәү хөкүмәте каршындагы Мәскәү эшкуарлык академиясендә «Төбәк энергия саклау программасын идарә итүнең оештыру механизмын камилләштерү» (Совершенствование организационного механизма управления региональной программой энергосбережения) темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.[1]

Хезмәт юлы үзгәртү

1991―1993 елларда ― Казан дәүләт университеты (КДУ) студентлар профкомының азат ителгән рәисе урынбасары.

1993―1994 елларда ― КДУ иъктисад кафедрасы ассистенты.

1994―1995 елларда ― «Реноме» ПКФ коммерция директоры.

1995―1998 елларда ― Казан шәһәр администрациясенең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары.

1998―2000 елларда ― ТР Президенты Администрациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлегендә баш референт.

2000―2006 елларда ― Казанның Киров районы башлыгының беренче урынбасары.

2006―2007 елларда ― Казан дары заводы генераль директорының (Хәлил Гыйниятов) персонал буенча урынбасары.

2007―2010 елларда ― Казанның Яңа Савин районы башлыгы.

2010―2021 елларда ― Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы.

2021 елның 11 маеннан ― А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры в.б.

2023 елның гыйнварында КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре һәм укучылары хезмәт коллективы конференциясендә университет ректоры итеп сайланган. [2] 2023 елның 7 апрелендә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры итеп тәкъдим ителгән. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны музыкаль белемгә ия, кызы бар.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Тимур Латыпов. Родственник красного кавалериста на троне КНИТУ-КАИ: who is mr. Алибаев? Бизнес-Онлайн, 18.05.2021(рус.)
  2. В КНИТУ-КАИ выбрали нового ректора. 2023 елның 9 апрель көнендә архивланган. tnaneve.spb.ru, 27.01.2023(рус.)
  3. Маргарита Головатенко. Тимура Алибаева представили в качестве ректора КНИТУ-КАИ. 2023 елның 9 апрель көнендә архивланган. Реальное время, 7.04.2023(рус.)
  4. Лилиана Гарифуллина. Ректором КНИТУ-КАИ им. Туполева назначен Тимур Алибаев. KP.RU, 7.04.2023

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү