Тимерҗан Фәхретдинов

Тимерҗан Фәхретдинов (Тимерҗан Җиһанша улы Фәхретдинов, 20 март 1919(1919-03-20), Өчтүбә, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]
Өчтүбә, Капей-Кубовский сельсовет[d], Бүздәк районы, СССР27 ноябрь 1979(1979-11-27) (60 яшь), Уфа, РСФСР, БАССР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1945, 1946), Латвия, Польша һәм Алмания территориясендәге сугышларда күрсәткән батырлыклар өчен бүләкләнгән.

Тимерҗан Фәхретдинов
Туган 20 март 1919(1919-03-20)
Өчтүбә, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d] яки Өчтүбә, Капей-Кубовский сельсовет[d], Бүздәк районы, СССР
Үлгән 27 ноябрь 1979(1979-11-27) (60 яшь)
Уфа, РСФСР, БАССР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә кече сержант[d]

Батырлыгы үзгәртү

Тимерҗан Фәхретдинов 1944 елның 18 сентябрендә Латвия атасы Эргли өчен барган сугышта дошманның штурмлау орудиесен җимерә, шулай ул уннан артык дошманын юк итә. 150-нче укчылар дивизиясе буенча 1944 елның 6 ноябрендәге боеру белән, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Фәхретдинов 3-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 259997).

1945 елның 15 февралендә, Найдем атасыннан (хәер Пила атасы, Польша) төньяк-көнчыгышта урнашкан Радовны торамк пункты янындагы сугышта, орудиесен ачык позициягә чыгара һәм дошманның үзйөрешле орудиесен юк итә, корал, боеприпаслар белән ике автомашинасын һәм вездеходын яндыра, дошманның унбиш сугышчы һәм офицерын сафтан чыгара. Яраланса да сугыш аланын ташлап китми. 1945 елның 11 апрелендәге боерык белән, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен кече сержант Фәхретдинов Тимерҗан Җиһанша улы 2-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 25025).

1945 елның 1-2 маенда Берлин шәһәре өчен барган сугышта кече сержант Фәхретдинов Тимерҗан, үзенең расчеты белән бергә, дистәдән артык пулемет ноктасынбатыра һәм егермедән артык гитлерчыны юк итә. ССРБ Югары Советы Президиумының 1946 елның 15 маендагы указы белән, немец-фашист илбасарлары белән сугышта командованиенең заданиеләрен үтәгәне өчен, кече сержант Фәхретдинов Тимерҗан Җиһанша улы 1-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 1695), Дан орденының тулы кавалеры була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Фәхретдинов Тимерйән Йыһанша улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.