Тимерказык (Кече Җидегән α, Кече Җидегән альфасы, α UMi) — Кече Җидегән йолдызлыгының +1,97 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җир шарыннан 433 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Хәзерге дәверендә Тимерказык күк йөзенең төньяк котыбыннан 1° азрак ераклыкта урнашкан һәм котып йолдызы сыйфатыны башкара.

Тимерказык йолдызы, Кече Җидегән һәм Аждаһа йолдызлыклары
Тимерказык — катлаулы йолдыз

Тимерказык өчле йолдыз системасы. Система үзәгендә F7Ib спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз (Тимерказык A) урнашкан, аның яктылыгы Кояшның 2000 тапкыр артып киткән. Тимерказык B йолдызы Тимерказык A йолдызыннан ераклыкта урнашкан. Аны телескоп аша җир йөзеннән карау мөмкин. Әмма үзәк йолдызының кәрлә иптәше Тимерказык Ab үтә зур йолдызына бик якын урнашкан. Аның фотосурәте фәкать «Хаббл» телескоп аша алдылар. Аның әйләнү периоды якынча 30 ел.

Тимерказык Төньяк ярымшарда һаман офыкның төньяк ноктасы өстеннән була. Бу хәл аны үзеңнең торган урыныңны билгеләү өчен куллану мөмкин.

Тарих үзгәртү

Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «койрык очындагы йолдыз» дип атады[1]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «койрыкның очы» һәм җәди әл-кыйбла — «кыйбланың кәҗә бәтие» дип атады[2]. Хәзерге гарәп. نجم الشمالнәҗм әш-шималь — Төньяк йолдыз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кече Аю койрыгы күздә тотыла. — Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 224.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 92, 177.