«Тви́ттер» (Twitter[4], ингл. to twitter-дән — «чыркылдарга, черелдәргә, такылдарга») — микроблоггинг сервисы. Бер язмада (бер твиттә) 280 символны[5] язарга ирек бирә. «Твиттер» — социаль челтәр. «Твиттер» исеме — tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. 2011 елның 1 гыйнварына «Твиттердә» 200 млн кеше теркәлгән.[6]

«Твиттер»

Cкриншоты Фото
Рәсми исем X[1][2][3]
Ил  Америка Кушма Штатлары
Төр микроблоггинг
Теркәлү кулланучы өчен кирәк
Телләр инглиз, испан, итальян, алман, француз, япон
Хуҗасы Twitter, Inc
Эшли башлау вакыты 2006 ел
Халәте актив
URL twitter.com

«Твиттердә» күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен «Твиттер» риклам һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш «Твиттер» — кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.

«Твиттердә» меңләп татар теркәлгән, анда татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады.

«Твиттердә» татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү